ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

 

7 январь көнне Тимершык авылында яшь гаиләләр арасында күңелле стартлар узды. Бу чараны «Яшьлек» яшьләр үзәге Тимершык авылы мәдәният йорты белән берлектә оештырды.

Яшь гаиләләр үзләренең җитезлекләрен, команда рухын һәм яхшы кәефләрен күрсәтү өчен бергә җыелдылар. Чараны ачуда «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаиль улы катнашты. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар һәм күтәренке кәеф теләде.

Программада мавыктыргыч эстафеталар, кызыклы конкурслар һәм спорт сынаулары булды, анда һәр катнашучы үзен күрсәтә алды.

 Иң актив һәм дус командалар акчалата бүләкләр алды.

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт! Мондый чаралар гаилә бәйләнешләрен ныгытырга һәм бергә вакытны бик яхшы уздырырга ярдәм итә дип ышанабыз. Спорт мәйданчыкларында яңа очрашуларга кадәр!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 гыйнвар  көнне Тимершык урта мәктәбе спорт залы базасында волейбол буенча турнир үтте.

Традициягә әйләнгән әлеге бәйге яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, түләүле нигездә оештырылды.

Әлеге волейбол турнирында тугыз команда катнашты: Ю.Симеттән 2 команда, Тимершыктан  2 команда, Теләче, Юлбат, Бигәнәй авылларыннан, “Саба гимназиясе”, Саба шәһәре

Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урын “Бигәнәй”,

2 урын “ Теләче”,

3 урын “Симет”

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Узып баручы елга йомгак ясап, 6 гыйнвар көнне Миңгәр авыл китапханәсендә 2024 елның иң яхшы укучыларын бүләкләү булды. "Ел укучысы" бәйрәме китапханәнең иң тугры дусларын җыйды. Китапсыз тормышны күз алдына да китерә алмаган бу талантлы балалар рәхәтләнеп укыйлар, яңа белемнәре белән уртаклашалар. Китапханә мөдире Мөбәрәкова Алия бүләкләр тапшырды һәм укучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Чара ахырында "Әдәби алан" проектында актив катнашучыларны бүләкләделәр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа ел-без балачактан түземсезлек белән көтеп ала торган бәйрәм, могҗизаларга өметләнеп көтәбез, үз территорияләребезне бизибез , матурлыйбыз . Тимершык авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче оешмаларда яңа ел бәйрәменә әзерлек максатында кар сыннары ясалды, чыршылар бизәлде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2024 ел
шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре мөһите тудыру максатыннан Тимершык авыл җирлегендә  урнашкан  оешма - предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстә балкып янучы утлар һәм дә Яңа ел чыршысы белән бизәү зшләре алып баралар. Барыгызга да 2024 ел мәшәкатьләре артта калсын, ә 2025 елга аяк басканда теләнәчәк барлык хыяллар да чынга ашсын дип теләп калабыз!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Көчле кар яву һәм бураннардан соң  Тимершык  авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ  һәм «Саба» ҖЧҖ  «Мичән» бүлекчәсе тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Табигатьне саклау максатыннан Тимершык авыл җирлегендә даими елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан  корган агачлардан чистарту, төзекләндерү эшләре даими рәвештә алып барыла. Шул максаттан авыл эчендәге куркыныч тудыручы агачларны, елга буендагы корган агачларны кисеп, чистарту эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә квалификацияле белгечләрне авылларга җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Тимершык авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен йортлар төзү эше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлегенең яшьләре район буенча үткәрелгән спорт бәйгеләрендә һәм җирлек тормышында актив катнашып киләләр. Көннәр суыту белән Тимершык авылында урнашкан боз шуу мәйданчыгында боз катыру эшләре башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International