ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тимершык авыл җирлегенә кергән Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек һәм Сабай авылларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

    Республиканың  авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы буенча Тимершык авылы юлларына вак таш һәм асфальт белән ремонт эшләре башланып китте. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ  башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Сабай авыл клубында ремонт эшләре бара. Клуб тышкы яктан калай белән тышлана, пластик тәрәзәләр куела, су кертү һәм туалет кую эшләре башкарыла. Ремонт эшләрен «ПМК -159» ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык урта мәктәбендә «Экстремизмга - Юк!» айлык кысаларында полиция участок уполномоченные Гатин Марат Мөрсәлим улы белән очрашу оештырылды. Мәктәп укучылары мәктәптә һәм өйдә, юлларда һәм транспортта үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда, куркыныч янаганда һәм килеп чыкканда, шулай ук мәктәптә янгын чыгу һәм янгын куркынычы булганда адекват гамәлләр белән таныштылар. Укучыларга җәмәгать тәртибен саклау буенча төп кагыйдәләр җиткерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Тимершык урта мәктәбендә Бөтендөнья беренче ярдәм күрсәтү көненә багышланган беренче ярдәм дәресе үтте. «Беренче ярдәм " бөтенроссия проекты беренчеләр хәрәкәтен тормышка ашыра.

Дәрес барышында 6 Б сыйныф укучылары беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә, йөрәк-үпкә реанимациясенә ничек дөрес керешергә һәм зыян күрүчене аңында ничек дөрес билгеләргә икәнен белделәр, һәм гади гамәлләрнең кешенең сәламәтлеген, ә кайчакта гомерен дә саклап кала алуы турында кызыклы мәгълүматлар да күп әле!

Авылыбыз фельдшеры Галимҗанова А.М. укучылар өчен файдалы мастер-класс үткәрде. Аңа зур рәхмәт!

Балалар барысы да канәгать калдылар һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар белделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык урта мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында полиция участок уполномоченные Гатин Марат Мөрсәлим улы белән очрашу оештырылды. Мәктәп укучылары мәктәптә һәм өйдә, юлларда һәм транспортта үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда, һәм шулай ук мәктәптә янгын куркынычы һәм янаулар вакытында адекват гамәлләр белән таныштылар. Укучыларга җәмәгать тәртибен саклау буенча төп кагыйдәләр җиткерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык авылында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Дөньяда,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су иген игергә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерергә ярдәм  итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

Көек авылында авыл халкы ярдәме белән “Насыйх” чишмәсендә өлешчә ремонт эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Көек  авылында гражданнарның үзара салым акчасына зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында үзара салым хисабына асфальт-бетон катлыклы чокыр ремонты башкарылды . Эшне «МДСУ -1» ҖЧҖ  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International