20 апрель көнне Миңгәр авыл клубында Олы -Нырты авыл җирлегенең "Авылымның күңелле мизгелләре" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды. Концерт барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр һәм кызыклы күренешләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады. Концерттан барысы да канәгать калдылар.
Район күләмендә ел дәвамында сәламәт тормыш алып бару максатында күп төрле спорт чаралары үздырыла. Тимершык авыл җирлеге укучылары, яшьләре үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгылыкта йөриләр. Спортка сәләтлелек мәктәп тәрбиясеннән үк башлана. Соңгы ярышлардагы уңышларны алсак, район күләмендә 2006 елгы һәм яшьрәк ир-егет укучылар арасында үткәрелгән баскетбол ярышларында Тимершык урта мәктәбе укучылары 3 нче ел рәттән беренчелекне яулап, күчмә кубокны үзләренә калдырдылар.
Шулай ук Тимершык авылы яшьләре волейбол буенча ир-егетләр арасында район чемпионатының зона этабында икенче урынны яулап, финалга чыктылар. Спортсменнарга алга таба да уңышлар телибез.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол хатыннар Җиңү көненең 74 еллыгын каршылау уңаеннан Республика тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М. һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х. тапшырдылар.
Мультфильмнар-балачакның аерылгысыз өлеше. Бу – бала хыяллана ала торган, үзләренең яраткан әкият геройлары белән очрашырга мөмкин булган дөнья. Менә бүген , 18 апрель көнне, интернат-мәктәп укучылары әкияткә эләгә алдылар. Алар " Мультляндия-веселяндия»га сәяхәт ясадылар. Кызыл- Мишә мәдәният йортында балалар өчен үткәрелгән күңел ачу чарасы шулай дип аталды. Балалар мультипликация тарихы буенча әңгәмә тыңладылар, мультикларның ничек ясалуы турында белделәр. Аннары презентация ярдәмендә барысы да бик теләп табышмаклар конкурсында һәм яраткан мультфильмнар буенча викторинада катнаштылар.
12 апрель көнне Мингәр авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган "Галәмгә юл салынды” исемле укучыларга танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче космонавтиканың тарихы белән таныштырды, "Беренче Гагарин очышы” дип исемләнгән видеоязма күрсәтелде. Клуб мөдире "Чиксез Галәм” исеме астында рәсем конкурсы үткәрде.
Кызыл-Мишә мәдәният йортында күңелле, шау-шулы булды. Интернат-мәктәп балалары өчен биредә «Беренче апрельдә беркемгә дә ышанмыйм! " дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп «Әйләнгеч табышмаклар», «Табышмаклар-мәзәкләр», «Велосипедчылар», «Үткер күзләр», «Кем тизрәк», «Һәм без дә» дигән конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, шулай ук катнашкан өчен татлы призлар алдылар. Чара «Елмаю» җыры белән тәмамланды.
Экологик ике айлык кысаларында Тимершык авыл җирлегедәге оешма-предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, урамнар, зиратларда тирә-якны чүпләрдән чистарту, ремонтлау эшләре дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Саба районынын Тимершык авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Шундый тагын бер йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Капка-коймасы, мунчасы булган, мебель белән җиһазландырылган чираттагы йорт укытучылар гаиләсенә дип әзерләнә.
31 март көнне Тимершык авыл җирлеге үзешчәннәре Саба муниципаль районы карары нигезендә “Хор көрәше” дип исемләнгән конкурс кысаларында Иске Мичән мәдәният йортында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән иҗат-отчет концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Чарада җирлектәге барлык оешма -предприятиеләр, җирлек халкы актив катнашып чыгышлар ясадылар.
22,23,24 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәни-күңел ачу чаралары гөрләде. 25 март бөтен Россия күләмендә “Мәдәният хезмәткәрләре” көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 март көнне Кызыл-Мишә авылы клубында җирлеккә кергән мәдәният йорты җитәкчеләре арасында “Мәдәният дөньясында” исеме астында бәйге уздырылып, конкурсантлар бәйгеләрдә җыр, бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәтеп тамашачыларны сөендерделәр. Шулай ук 23, 24 март көннәрендә Тимершык,Кызыл-Мишә, Миңгәр, Көек, Сабай авылларында “Нәүрүз бәйрәмнәре” оештырылды. Һәр авылда “Карга боткасы”, коймак, чәй әзерләнгән иде. Бәйрәмдә олысы, кечесе төрле уен, конкурсларда катнашып спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне алып, оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.