21 июнь киченнән 22 июнь иртәсенә таба, Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде. Бөек Ватан сугышы башлануны искә алу чарасында җирлек активы, оешма хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.
Тимершык авыл җирлеге халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп эшчәнлек алып бара. Шул нигездә Тимершык авылында җәйге чорда көтү чыгар өчен вакытлыча Мишә елгасы аша ООО "Булгар" булышлыгы белән күпер салынды.
Тимершык авыл җирлегендә иске йортларны сүтеп, териториясен төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Тимершык авылында халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп "Әрәкә" чишмәсенә елгасы аша җәяүлеләр чыгу өчен күпер ремонтланды.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эшләр башкарылып тора. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу эшләре алып барыла.
12 июнь көнне тантаналы милли бәйрәм – Россия көне. Бу үзенчәлекле дата Россия Федерациясе өчен горурлык көне. Мингәр авыл китапханәсендә клуб хезмәткәре белән берлектә " Россия – Ватаным минем!» дип исемләнгән тарих сәгате һәм викторина үткәрелде. Китапханәче " Россия көне белән!» дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырды.
8 июнь конне Тимершык авыл жирлегендә милли бәйрәмебез «Сабантуй – 2019» булып узды. Бәйрәм үзешчән артистлар чыгышлары белән башланып китте һәм сабантуеның милли уеннары белән дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле булды, кунаклар бик күп кайткан иде. Халык төрле уеннарда катнашты, бүләкләр алдылар. Көрәшнең төп батыры Сабантуй батыры булып Югары Симет авылы егете Закиров Данис Ридаил улы калды.
Балтачның "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Тимершык авылында Комаров урамы буенча "ТР җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре" программасы буенча юлларны ремонтлыйлар (юл фонды). Юлларны ремонтлау озынлыгы-500 м.
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер, җәяүлеләр өчен тротуар төзү эшләре тәмамланды.
Яз җитеп яшел чирәм чыга башлау белән авылларда хуҗалык маллары көтүгә чыга башлый. Тимершык авыл җирлегендә шул уңайдан халык белән очрашып җыелышлар үткәрелде. Быел көнүзәк мәсьәлә булып көтүлекләргә электрон көтүче җайланмасы көйләп, көтүчеләрнең эшен җайлаштыру мәсьәләсе, көтү чыгар өчен Мишә елгасы аша вакытлыча күпер эшләү мәсьәләләре күтәрелде.