14 сентябрь көнне Тимершык авыл җирлегендә «Урман көне» уңаеннан агач утырту өмәсе оештырылды.Өмәдә барлык бюджет учреждениеләре һәм авыл халкы актив катнашты.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, авыл җирлекләренең социаль-икътисади эшчәнлеген бәяләгәннән соң, президентыбыз Тимершык авыл җирлегенә яңа Шевроле-Нива машинасы тапшырды .
Янгын техникасын яхшылап карап тотуга багышланган район смотр-конкурсына әзерлек максатыннан,Тимершык авыл җирлегендә янгын сүндерү техникасы ремонтланды һәм буялды. Шулай ук янгын сүндерү машиналары торган депоның кышка әзерлеге тикшерелде.
6 сентябрь көнне, Тимершык урта мәктәбендә, 5-11 сыйныфлар өчен “Җиңү дәресе” дип исемләнгән тәрбия дәресе булып узды. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Зарипова Зөлфия Фидаил кызы алып барды. Чарада сугыш чоры баласы Гөлҗиһан әби, ветеран укытучы Мөбәрәкшина Рәмзия Заһир кызы, әти-әниләр исеменнән Рамилә Әхмәтова һәм авыл җирлеге башлыгы Айдар Ханифулловичлар катнашты.
Тимершык авыл җирлегендә көн саен гомуми төзекләндерү эшләре бара . 8 сентябрь көнне Сабай авылында халык белән берлектә зираттагы кирәк-яраклар өчен бина төзекләндерелде.
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән.Бу вакыйгалардан соң белем бәйрәме күпчелек халык өчен кайгы көненә әверелгән. Шушы вакыйгага багышлап,Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчесе белән берлектә әзерләнгән «Терроризмның чын йөзе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балаларга Бесландагы фаҗига, терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләде. Әңгәмә барышында, тотык хәлендә калганда яки шикле әйбер барлыгын сизгәндә үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды.Терроризмны җиңү авыр, әмма терроризм чорында яшәргә өйрәнергә кирәк. Чара ахырында “Без тынычлык яклы” дигән дискотека үткәрелде.
«Терроризм – җәмгыятькә янау» - шушы исем астында 4 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре террорга каршы акция үткәрделәр. Алар балалар белән авыл урамнарына чыктылар, үтеп баручыларга «Анти Террор» белешмәлекләре һәм тынычлык символы итеп кәгазь күгәрченнәр тараттылар. Акциянең максаты хәзерге дөнья проблемаларына игътибар җәлеп итү һәм кешелеккә терроризм куркынычы янау иде. Терроризм – ул иң авыр җинаять. Еш кына гаепсез кешеләр терроризм корбаны була, алар арасында балалар да бар. Безнең һәрберебез җаваплылык һәм уяулык күрсәтергә тиеш, чөнки мондый куркыныч хәлгә эләгүдән берәү дә иминләштерелмәгән.
1 сентябрь көнне Тимершык авыл җирлегенең барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Тимершык урта мәктәбендә 11 укучы, Миңгәр башлангыч мәктәбендә 4 укучы, Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә 6 укучы беренче сыйныфка килде. Тантаналы линейкада укучыларның әти - әниләре, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы А.Х. Хаҗиев, район финанс-бюджет палатасы рәисе Ш. А. Сөнгатов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Р. Ф. Заһидуллин катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укучыларга укуларында уңышлар теләделәр.
Саба районынын Тимершык авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Капка-коймасы, мунчасы булган, мебель белән җиһазландырылган чираттагы йорт Көек авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.
Россия флагы көне – ул россиялеләрнең барлык буыннар бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт билгесе. Шул көн уңаеннан, 22 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Ак, зәңгәр, кызыл " дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Бу бәйрәм ватандашларыбызда бөек илебез өчен горурлык хисе тудыра. Балаларга, Россия дәүләт символларының берсе буларак, флагның барлыкка килү һәм раслау тарихы, һәр төснең әһәмияте турында сөйләнде. Аннары балалар плотина янында плитәдә төрле төстәге акбурлар белән Россия флагы ясадылар.