ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 8 июльдә бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул һәр кешенең тормышында булган иң кыйммәтлесе, иң мөһиме. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр, без кемнәрне яратабыз, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Бу көнне Миңгәр авыл китапханәчесе "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче гаилә һәм гаилә кыйммәтләре, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Укучылар гаилә мөнәсәбәтләре, буыннар үзара бәйләнеше, туганлык хисләре һәм мәхәббәт турында сөйләүче классик һәм заманча язучыларның матур әдәбияты әсәрләре белән таныштылар. Чара азагында барысы да "Гаилә - ул Без" темасына рәсемнәр ясадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча макчатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җирлек территориясен җыештыру һәм печән чабу эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылы  Ленин, Татарстан, Г.Тукай урамнарына МДФ программасы  нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлеге буенча ремонт, төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Тимершык авыл җирлегендә урнашкан уен майданчыкларына  щепа җәю эшләре булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

Җәй айлары очрашулар белән истә кала торган ел фасылы. Аеруча да уку йортларын тәмамлаучылар түгәрәк даталарны билгеләп үтә. 1976 нчы елгы укучылар Тимершык урта мәктәбендә үзенчәлекле очрашу уздырдылар. Мәктәпне 1993 елда тәмамлап, 32 елдан соң класс җитәкчеләре Сафина Әнисә Зиннәт кызын, Загидуллина Анна Филлип кызын чакырып мәктәп ишек алдына 11 төп туя агачы утырттылар. Бу яхшы фикерне уйлап чыгарып, тормышка ашыручыларга зур рәхмәт!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 нче июль көнне Кзыл-Мишә авылында яшәүче Шакирҗанова Рауза Нурый кызы  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. һәм  Татарстан Республикасында "Росгосстрах" филиалының Саба районындагы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә агентлыкның иминият бүлеге җитәкчесе Нигмәтҗанов И.Н. котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен "Коймак мәҗлесе" фольклор утырмалары оештырды.

Утырып утыру - пенсионерлар өчен аралашуның иң җылы формасы. Бер өстәл янына өлкән буын кешеләре: күршеләр, танышлар, иске дуслар җыелды. Көндәлек мәшәкатьләр артында һәрвакытта да менә шулай күңел белән аралашып булмый. Ә бу көнне кунаклар үткәннәрне искә төшерделәр, тормышның иң якты мизгелләре турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлбәттә, барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне, тормыш озын-озын булып тоелганда, ә картлык ниндидер ерак – ерак булып тоелганда искә төшерделәр бит. Сөйләшүләр арасында пенсионерлар викториналарда актив катнаштылар, яраткан җырларын җырладылар һәм, әлбәттә, тәмле коймак белән сыйландылар. Кунакларның барысына да кызык булды, алар якты тәэсирләр һәм күңелле истәлекләр багажы белән кайтып киттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2025 елның 28 июнендә Кызыл-Мишә авылында «Авыл көне»бәйрәме узды. Бәйрәм авылның гөреф-гадәтләрен истә тотып, тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып оештырылды.  Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган якларына җыелдылар. Бу бәйрәм авыл халкы, кайткан кунаклар өчен җылы очрашу булды. Мәйдан уртасында традицион рәвештә уеннар, конкурслар, җыр-биюләр гөрләп торды. Теләге булган һәркем бердәм рәвештә катнашты, ә тамашачылар бу вакытта алкышлар белән актив рәвештә ярдәм иттеләр. Авыл көне, авылның актив гражданнары, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, иганәченләрнең тырышлыгы белән үткәрелде.    

                                                                                                         

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

 Ватан алдында хәрби бурычларын үтәп егетләр армия сафларыннан кайтты.  Менә алар- Кызыл Мишә авылыннан  Шайхиев Ильмир, Көек авылыннан Салихов Айрат. Алга таба егетләргә бар яктан да уңышлар телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International