Яз үз хокукларына керә. Ә аның белән бергә якты, язгы «Нәүрүз» бәйрәме дә килә. Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, яз килүгә шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөрешәләр. Бу бәйрәм безнең авыл халкы өчен дә матур традициягә әверелде. 19-20 март көннәрендә Тимершык авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз» үткәрелде. Яз бәйрәме җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны учак ягып казанда пешерелгән кайнар «Карга боткасы» көтә иде.
Нәврүз бәйрәмнәре халыктан бирнә җыеп һәм спонсорлар ярдәме белән үтте.
2022 елның 19 мартында Тимершык авыл җирлеге хоккей майданчыгында Гарипов Минияр Әхматнур улы, Мубараков Айнур Илдус улының якты истәлегенә “Итекле хоккей” бәйгесе үткәрелде. Хоккейда алты команда катнашты. Командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.
Саба муниципаль районы буенча үткәрелгән “Алкалы хоккей” уенында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашты.
Язгы ташуга әзерлек уңаеннан Тимершык авыл җирлегендә елгаларны чүп-чардан, ләмнән арындырдылар
13 март көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр белән Кызыл-Мишә авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрү өчен бүләкләр җыю оештырдылар. Бүләкләр, ярмалар, кәнфитләр күп җыелган иде. Барлык авылдашларны 19 март көнне Кызыл- Мишә авылы мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырылды. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә катнашучыларга тапшырылачак
Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче Гумерова Гөлҗиһан Зиннәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Россия Президенты В. В. Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. һәм җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» бригадасы баш агрономы Мөхәммәтҗанов Д. В. котладылар.
6 март көнне Тимершык авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Хатын-кыз дөньясының сигезенче могҗизасы»дип исемләнгән бәйрәм-уен программасы булып узды.
Ике команда: "Мизгел "һәм" Кайнана " күңел ачу-танып-белү уеннарында һәм конкурсларда катнаштылар: табышмаклар, мәкальләр чиштеләр, үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук спорт бәйгеләрендә катнаштылар.
Иҗади конкурстан башка да булмады, анда катнашучылар шигырьләр иҗат иттеләр, җырлар җырладылар. «Мин артист» бәйгесендә катнашучылар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр.
Барлык биремнәрне дә конкурсантлар бердәм, тиз һәм күңелле башкардылар! Бәйрәм бик күңелле үтте!
Хатын-кызлар командалары арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып уңышлы чыгыш ясап килә.
2022 елның 26 февралендә Тимершык авыл җирлегендә Гәрәев Ильнур Габделбәр улы истәлегенә волейбол ярышы оештырылды. Командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.
26 февраль көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр арасында "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда төрле елларда хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр: Шакиров Шамил, Галимов Булат, Биктимиров Шаһинур катнашты. Уен матур җырлар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Уенчылар кроссворд чишеп, армия турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Тамашачылар уенны бик теләп күзәттеләр. Алып баручы Илнур Нәҗиповның бер генә соравы да җавапсыз калмады. Төп җиңүче итеп Шамил Шакиров билгеләнде. Уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.