ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кызыл-Мишә авылында ут челтәрендә көчәнеш аз булганлыктан, ут челтәре системасын үзгәртеп кору буенча ремонт эшләре башкарылды. Нәтиҗәдә оешмалар, халык өчен кулланылышка сыйфатлы ут җиткерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2025 ел
дүшәмбе

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  үз территорияләрендә чәчәкләр үстереп, тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мәчет территориясен төзекләндерү максатыннан, Тимершык авылында мәчет территориясендә койма тоту эшләре башкарылды. Койма тоту эшләре иганәчеләр хәм сәдака хисабына авыл халкы тырышлыгы белән эшләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Быел да бу бәйрәм гөрләп үтте. Үткәрелү урыны Мичән авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шәүкәт күле» булса, үткәрүчеләре - Тимершык егетләре.

Бу ярыш  үз чорларында милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган, бүгенге көндә безнең арадан киткән Латыйпов Мәгъфир, Мөхәммәдиев Ильфар, Вафин Альберт, Вафин Ирек, Сафин Идүс, Латыйпов Шәүкәт, Мулләхмәтов Сиренат, Гәрәев Илдар, Нуруллин Илнарлар истәлегенә үткәрелә.

1,2,3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Иң өлкән балыкчы - 92 яшьлек Вафин Мехәммәт, икенче фотода иң яшь балыкчы - кечкенә Эмилия Латыйпова.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып  җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу алып барыла.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлегенә кергән Кызыл-Мишә авылының Г.Тукай урамына узара салым республика программасы буенча каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ эшчеләре башкарды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Тимершык авылында Ак чишмә урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салынды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2025 ел
дүшәмбе

 

26 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Бу очрашудан барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып  җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу алып барыла. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җәй-авыл халкы өчен эссе чор. Кырларда эш күп: терлек азыгы әзерләү, бөртеклеләр җыю. Район кырларында бөртекле культураларны чаптыру башланды. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күп кенә оештыру факторларына бәйле. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак. «Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, бөртекле культуралар җыюга керештеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International