Тимершык урта мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында полиция участок уполномоченные Гатин Марат Мөрсәлим улы белән очрашу оештырылды. Мәктәп укучылары мәктәптә һәм өйдә, юлларда һәм транспортта үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда, һәм шулай ук мәктәптә янгын куркынычы һәм янаулар вакытында адекват гамәлләр белән таныштылар. Укучыларга җәмәгать тәртибен саклау буенча төп кагыйдәләр җиткерелде.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык авылында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
Дөньяда,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су иген игергә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.
Көек авылында авыл халкы ярдәме белән “Насыйх” чишмәсендә өлешчә ремонт эшләре башкарылды.
Көек авылында гражданнарның үзара салым акчасына зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.
Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында үзара салым хисабына асфальт-бетон катлыклы чокыр ремонты башкарылды . Эшне «МДСУ -1» ҖЧҖ башкарды.
1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Тимершык урта мәктәбендә, "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернатында" һәм Миңгәр башлангыч мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.
1 сентябрь көнне Тимершык авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Мәсрүрә Йосыф кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Миңгәр авылы территориясендә Мишә елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелә. Төзелеш эшләрен "Болгар"оешмасы хезмәткәрләре башкара.
Миңгәр авылында Мишә елгасы аша машиналар йөрү өчен 47,6 погонлы метр озынлыктагы күпер төзелеше эшләре башланды. Күпер төзелешен ООО “Базовый проект” оешмасы башкара.
Көек авылының Ключевой тыкырыгына МДФ программасы буенча асфальт юл җәю эшләре башланып китте. Юлны Балтач ҖЧҖ “МДСУ – 1” оешмасы башкара.