ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл жирлеге, ООО Сабанын "Мичэн" булекчэсендэ язгы чәчү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә  бәрәнге чәчү эшләре башкарыла. Механизатор Загидуллин Фаяз МТЗ-12 20 тракторы белән бәрәңге утыртырга җир әзерли. Механизатор Аглиев Тахир чәчү агрегаты белән, чәчүчеләр: Нургалиев Айдар, Байназаров Тәлгать узләренең эшләрен намус белән башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлегендә юрист Ахунов Рәшит Ильсур улы белән очрашу булды. Ул авыл халыкын борчыган шәхси сорауларга җавап бирде. Килеп чыккан вакыйгаларда үзеңне, гаиләңне яклау буенча юрист буларак киңәшләрен бирде. Кирәк булганда үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

1-2 нче июньдә Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында Сабантуена бирнә җыю йолалары башкарылды. Әлеге йолада клуб хезмәткәрләре,  Мичән төп мәктәбе укучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, балалар бакчасына йөрүче балалар, авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар катнашты. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
май, 2025 ел
сишәмбе

Мичән төп мәктәбендә Сабантуй көне билгеләнде һәм мәктәптә бирнә җыю йоласы башкарылды. 27 май көнне  укучылар өчен милли Сабантуе булып узды. Балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар уйнатылды. Аркан тарту, гер спорты, таяк тартышу, оннан авыз белән акча җыю, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату уеннарында балалар бик теләп катнаштылар. Һәр уенда катнашучы бүләкле булдылар.  Уеннарны һәр укытучы күңелле итеп оештырды. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать булып таралды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының тышкы ягы махсус калай белән төрелеп бетте, фундамент өлешен дә калай белән бизәү эшләрен башкаралар. Ягу өлешендә яңарту эшләре бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана.  Армый талмый көчләрен кызганмый эшләүчеләргә, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт җиткезәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

24
май, 2025 ел
шимбә

24 май көнне Мичән төп мәктәбендә 4 нче һәм 9 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
май, 2025 ел
җомга

Мичән авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мичән авыл җирлегендә  тыл ветераннарына   Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында тантаналы митинглар үткәрелде.  Әлеге митингларда  Мичән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Йорт тирәли капка коймалар корылды, баскыч төбе ясалды, газ кертү буенча эчке эшләр дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International