Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.
Иске Мичән авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Мичән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла.
Гомәрова Мөсәвәрә үз акчасына Иске Мичән авылында чишмә будкасы ремонтлады. Барлык авыл халкы күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.
23 июль көнне Яңа Мичән авылында авыл көне үткәрелде. Бәйрәмдә авыл халкы һәм шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүчеләр катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның спорт һәм милли уеннары, концерт үткәрелде.Бәйрәмгә килүчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар.
16 июль көнне Керәнне авылында авыл көне бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә авыл халкы һәм шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүчеләр катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның спорт һәм милли уеннары, концерт, биюләр үткәрелде.
Керәнне авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Мичән авыл җирлегендә, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык" көне кысаларында спорт ярышлары үткәрелде.