ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

 

   Яңа Мичән авылы мәчетен авыл халкы көче белән төзекләндерү эшләре башланып китте. Аны башлап йөрүчеләр Мухаметшин Азат, Салимов Рушан. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла. Егетләребез иске коймаларны сүтеп тимнр торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тота башладылар. Аларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез, авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авылы җирлегендә үзләренең туган якларына тугры калып,  ныклы матур гаилә корып яшәүче үрнәк гаиләләребез бик куп. Буген район башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич Иске Мичән авылы Низамеевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале, олы бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Бүләктән балалар да читтә калмады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Туган җиребезнең тылсымлы табигате генә түгел, кешеләре дә матур, сөйкемле. Авылыбызда эшчән, тырыш, уңган-булган, талантлы гаиләләр яши.

   Мэдэният хезмэткэрлэре көче белән  Иске Мичән авылының 9 май  урамында " Күршеләр- иң якын кешеләр"  исемле  бик матур урам бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә  авылдашлар, урамдашлар, туганнар, күршеләр җыелды.

Җыр-моңга бай авыл халкы очрашуда бер-берләре белән очрашып, күрешеп, хәлләр белештеләр.Бәйрәмдә татар халкының милли уеннары да уйналды ,  күршеләр турында мәкальләр дә әйтелде.Барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алдылар.

Әлеге күркәм бәйрәм туган җиргә, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга, туган туфракта бөреләнгән изге хисләргә, якты теләкләргә багышланды. Һәрбер йорт музыкаль сәлам белән чыгыш ясады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Быел республика программасы кысаларында Саба муниципаль районының Яңа Мичән авылында мәдәният йорты ремонтланды.

Мәдәният йорты бинасы бер катлы, гомуми мәйданы 444 квадрат метр.

Объектта комплекслы капиталь ремонт ясалган: инженерлык челтәрләре ремонтланган, электромонтаж эшләре, бизәү эшләре башкарылган, бинаның фасады, керү урыны ремонтланган, төзекләндерү эшләре башкарылган.

Авыл мәдәният йортында яңа җиһазлар һәм технологик җайланмалар бар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

29
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Мичән авыл жирлегенә кергән, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендә мөгезле эре терлекләргә кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә сенаж салу эшләре башкарыла. Һәркем үз вазыйфасында намус белән эшли.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июнь, 2025 ел
җомга

Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү  эшләрен башлап җибәрде. Ремонт эшләре башлану сәбәпле төп юл кырыеннан иенче юл салынды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешендә КУИ бүлмәсе эшләнелде. Мәдәният йорты бик нык үзгәрде, матурланды, барлык уңайлыклары белән үзенең тамашачыларын көтә. Аны ремонтлауда өлешләре кергән һәр эшчегә, җитәкчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тантаналы ачылуын көтеп калабыз.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

22 июнь - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм кайгы көне. Бу көнне «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды. Бу акция совет солдатларының, барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү. Барыбызны да сугыш алып киткән ватандашларыбыз турында хәтер берләштерсен. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган! Мичән төп мәктәбе директоры Шайхлисламов Б.Ф., укучылар, авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. яу кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен җыелдылар. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, безнең тормышыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, монумент алдына чәчәкләр салдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту, гер спорты, әтәч тоту, еракка итек ату, утын кисү, олы капчыкта парлап ярышу, җәйге чаңгыда узышу, су ташу, чүлмәк вату, таяк тартышу, кул көрәше, капчык сугышы, волейбол), артистлар чыгышы булды.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июнь, 2025 ел
шимбә

7 июньдә "Сабантуй"спорт комплексында  иң якты һәм күптән көтелгән халык бәйрәмнәренең берсе-Сабантуй узды. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштырган бу тантана традиция буенча меңләгән кунак һәм катнашучыларны җыйды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International