8 нче май - Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе тормышында истәлекле вакыйга. Без «Герой партасы» бөтенроссия мәгариф проектына кушылдык. "Герой партасы" - Геройның фотосурәте, аның биографиясе һәм казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган уку өстәле. Чара Россия гимны белән башланып китте. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында безнең мәктәбебезне тәмамлап чыгып киткән егетләр күп.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба районы хакимиятенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Загидуллин Марат Микәиль улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, Мичән төп мәктәбе укучылары Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
1 май көнне Мичән авылларында клуб хезмәткәрләзре белән берлектә матур йола "Йомырка җыю" оештырылды. Бу көнне балалар урам буйлап өйдән-өйгә кереп йомырка һәм тәм-томнар җыйды. Авыл халкы зур әзерлек белән балаларның килүен көтеп, аларның күңелен күреп күчтәнәчләр әзерләде. Киң күңелле авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Барыгызны да 1 май бәйрәме белән котлыйбыз!
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Мичән авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, зыяратларда, мәчетләрдә, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы, кайткан кунаклар актив катнаша.
26 нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Мичән төп мәктәбендә, бөек шагыйребезне искә алып, төрле чаралар үтте. 24 нче апрель көнне "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән чара оештырдык. Ул өч өлештән торды.
22 нче апрель көнне Мичән мәктәбенә мәркәзебез кунаклары - хөрмәтле шәхесләр укучылар белән очрашуга килде. Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, танылган шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиев, күп кенә театрларда әсәрләре уйналучы, күренекле драматург Рәдиф Сәгьдиев, озак еллар юрист булып эшләп, хәзер балалар өчен әсәрләр иҗат итүче Башкортстаннан килгән Люция Әблиева укучылар күңеленә үтеп керерлек фикерләрен җиткерде. Очрашу бик җылы атмосферада үтте.
Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Сәяр" театр төркеме "Әйдәгез, Планетаны бергәләп саклыйк!" республика экология конкурсында катнашты. Әлеге бәйге Лаеш муниципаль районының “Л. Н.Толстой исемендәге этномәдәни рус компоненты булган Гимназиясе” ндә үтте. Театр төркеменең җитәкчеләре Һадиева Г. Н һәм Әхмәдиева А. Р.
18 нче апрель көнне Мичән авылы җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы Гәрәев, район советы депутаты Хадиев Ирек, Мичән төп мәктәбеннән волонтер укучылар тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Саба муниципаль башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, рәхмәтләрен ирештерделәр.
Бүген 16 нчы апрель көнне Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә "Авылым офыклары" дип исемләнгән Каримов Габделхәй Юсуп улы исемендәге II Республикакүләм фәнни - гамәли конференциясе үтте. Безнең Мичән төп мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Салимов Раян, 7 нче сыйныф укучылары Хадиев Нурбәк, Галимуллина Альбиналар бу конференциядә катнаштылар. Алар призлы урыннарга лаек булдылар. Мичән мәктәбе укучыларын, аларны әзерләгән укытучыларны бу уңышлары белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.
Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. Җыелган чупләр капчыкларга тутырылып, бәйләп куелды. Бу чаралар халык өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру өчен мөһим.