Мичән авыл жирлеге Яна Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасының калган өлешендә ПМК- 159 тарафыннан ремонт эшлэре дәвам итә.
«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында бәрәңге җыю эшләре башланып китте
Иске Мичән мәдәният йорты каршында ремонт эшләре башланып китте. Бу эшне Балтач районы МДСУ оешмасы башкара. Мәдәният йорты каршысындагы юл яңадан чистартылды, яраксыз ташлары алынды һәм ком салу эшләре башланды.
«Саба " ҖЧҖнең Мичән бүлегендә урып – җыю эшләре тәмамланды. Комбайнерлар Хадиев Илфар, Хайруллин Солтан уз вазыйфаларын намус белән башкардылар. Хәзерге көндә үзләре эшләгән комбайннарын кышкы әзерлеккә куярга әзерлиләр.
Мичән авыл җирлегенә кергән сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар.
2 сентябрь көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Быел беренче сыйныфка 3 укучы килде.
30 август Республика көнедә Мичән төп мәктәбе биләмәсендә күпкырлы спорт мәйданчыгы ачылды.
Мичән авыл җирлеге Иске Мичән мәдәният йортында сайлау алды җыены үтте.
Иске Мичән авылы “Шәүкәт күлендә” вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышлары узды.