9 сентябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Бигрәк тәмле бәрәңге" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә конкурслар, викториналар, җырлар һәм Бәрәңге турында шигырьләр бар иде. Алдан ук бәрәңгедән ризыклар әзерләүгә конкурс игълан ителде. Ни генә юк иде өстәлдә: пироглар, өчпочмаклар, курниклар, мундирлы бәрәңге, бәрәңге салатлары. Шулай ук төрле сортлардан һәм гадәти булмаган формадагы бәрәңгедән күргәзмә һәм "Эх, бигрәк тәмле бәрәңге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. «Иң оригиналь ризык» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык килгән кунаклар чәй һәм бәрәңгедән ясалган ризыклар белән сыйландылар.
12 нче сентябрь көнне Керәнле авылы клубы, Яңа Мичән мәдәният йорты, Мичән авыл китапханәсе берлектә, Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, олы хөрмәткә лаек ветеран укытучылар белән "Укытучы- нинди изге исем! -"Әни” сүзе кебек кадерле!" дип исемләнгән музыкаль очрашу кичәсе уздырдылар.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 6 сентябрьдә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе белән берлектә "Күркәм кием - тән зиннәте" исеме астында тематик сәгать үткәрелде. Чара кунаклары - "Милли киемнар"конкурсында катнашучылар. Чара барышында татар милли костюмының матурлыгы турында сөйләнде, күргәзмә белән таныштырылды, кием тарихлары турында сөйләнелде.Ахырда конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерелде, дипломнар бирелде.Катнашучылар үзләренең яраткан киемнәре турында да сөйләделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
1 нче сентябрьдә Мичән төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.
Яңа Мичән авыл мәдәният йорты “Наз” фольклор ансамбле әгъзалары белән халык гореф-гадәтләрен, йолаларны популярлаштыру, саклау һәм үстерү максатыннан “Урак уру, көлтә бәйләү” йоласын башкардылар.
Яңа Мичән авылы Кооперативная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш башкарылды. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Иске Мичән авылы Нагорная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш алып барыла. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Керәнле авылында Явлаштау авылы егете Рәзил белән Керәнле авылы кызы Айсинәнең никах туйлары гөрләп узды. Никахның икенче көнендә борынгыдан килгән гореф- гадәтләрне яңартып, кияүне мунча кертү һәм мич коймагы белән сыйлау йоласы үткәрелде. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләнде. Никах төненнән соң, иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлап, биеп мунчага озаттылар. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм мич коймагы, чәй белән каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр. Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан соң, аларны уфалла арбасына утыртып кире өйләренә алып кайттылар. Уен-көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. "Кияү мунчасы" hәм "Кияү коймагы" йоласы бик күңелле узды. Яшь парлар үзләренең гаилә тарихын шулай матур итеп башлап җибәрделәр.
Яңа Мичән авылы Мәдәният йорты «Шифа-аяк астында» («Миллек бәйләү йоласы») себеркеләр әзерләү буенча йола бәйрәме үткәрде. Кышка каен себеркесе әзерләүне һәм себеркеләр өчен дару үләннәре җыюны күрсәттеләр. Шулай ук каен себеркеләренең сәламәтлек өчен файдасы һәм аларны мунчада ничек дөрес куллану турында сөйләделәр. Гармунга җырлар җырладык, татар халык уеннарын уйнадык. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм кунаклары җырладылар, уйнадылар, үзләренең яшьлекләрен искә алдылар. Шулай ук кунакларны татар милли ризыгы - бәлеш белән сыйладылар.