ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

4 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында “Моң тулы күрекләре”дигән  гармунчылар белән концерт оештырылды. Анда авылыбызда яшәп, узлектән гармунда көйләр өйрәнеп, өздереп уйнаучы егетләребез катнашты. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлеге Иске Мичән авылында региональ юлларны яктырту эшләре төгәлләнде.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2024 ел
җомга

25 нче октябрь көнне Мичән авыл җирлеге депутаты Гараев Айзат Әхмәтгали улы  Мичән төп мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул 7-9 сыйныф, һәм 1-6 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча халык программасының "Үсеш икътисады" темасына дәрес үткәрде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында кырларны көзге туңга сөрү эшләре дәвам итә. Механизаторларыбыз бу эшләрне башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге Иске Мичән авылында региональ юлларны яктырту һәм юл халәкәте булдырмас өчен ООО “Төзелеш” оешмасы махсус программа нигезендә яктырту баганалары урнаштыра башлады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Иске Мичән мәдәният йорты каршына авыл халкы, балалар иминлеге өчен тукталышта мәктәп автобусына һәм килгән машиналарга туктау өчен, асфальт юл түшәлде

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2024 ел
шимбә

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә юл салу эшләре бу елга төгәлләнде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2024 ел
җомга

Җаваплылыгы чикләнгән "Мичән" җәмгыятендә  силоска кукуруз хәзерләү бара

Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора. Кукурузны кырлардан  механизаторларыбыз югалтуларсыз алу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарның үзара салым акчасына Мичән авыл җирлегендә Керәнне, Иске Мичән авылларында юлга таш түшәлде. Бу эшләрне "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылы мәдәният йортларында өлкәннәр көне

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International