ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре башланып китте. Бина эчен җылыту, матурлау, уңайлаштыру өчен эчке яктан сүтү эшләре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә  түбә ябу эшләре башкарыла

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

"Саба" ҖЧҖнең Мичән бригадасында басуларга органик ашлама чыгарыла. Механизаторларыбыз бу эшләрне башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

14 гыйнварда Килдебәк урта мәктәбе спортзалында 40+ авыл егетләре командалары арасында мини-футбол буенча турнирлар узды. Тимершык- Шыңар, Мичән-Симет командалары арасында ярышлар узды. Тимершык- Шыңар командасы җиңү яулады. Егетләргә алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

13 нче гыйнвар 2025 елда Иске Мичән мәдәният йортында “Яңа ел кичләре” дигән искечә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә иң актив авылдашлар  җыелды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

5 нче гыйнвар көнне Мичән авыл җирлегендә волейбол ярышлары булып узды.  Ярышта барлыгы  команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын Иске Мичән студентлары, 2 урын Иске Мичән яшьләре, 3 урын Яңа Мичән яшьләре. Барлык командалар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

3 гыйнвар 2025 елда Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән  мәдәният хезмәткәрләре  “Исәнме Яңа ел” дигән балалар өчен бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 нче елның 1 нче гыйнварында Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Байназаровлар, Һадиевлар, Мөбарәкшиннар, шулай ук Низамиеевлар гаиләләрендә булдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән, Керәнне  мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысында кунакта” дигән бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Авылдашларны, кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады, музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Чара төрле персонажлар, алып баручылар катнашында музыкаль — театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга чакырды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез. Бүгенге көндә чишмә корылып бетте, түбәсе калай белән ябылды. Калган матурлау эшләре җир кардан арынгач эшләргә планлаштырылды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International