26 май көнне Мичән төп мәктәбендә 4 нче һәм 9 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Аларның бу истәлекле көннәренә янгын сүндерү идарәсе җитәкчесе Закиров Ильдар Газизулла улы, РОО дан программист Мусин Дилюс Бахрам улы, Мичән авылы башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, ООО Сабаның “Мичән” филиалы директоры Шәймәрданов Рамиль Рафыйк улы катнаштылар.
Мичән авыл җирлеге Яңа Мичән авылында гаеткә кадәр авыл мәчетен җыештыру өмәсе булып узды. Өмәгә актив булышучылар җыелды. Алар мәчетнең тузаннарын сөрттеләр, паласларын чистарттылар. Авыл халкы исеменнән өмәдә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез
Мичән авыл жирлегендә шәхси тракторларга, аларнын тагылма арбаларына техник карау уздырылды.
Техникалар техник карауга яхшы итеп әзерләнелгән. Тиешенчә уз тосләренә
буялганнар һәм яктырту жайланмалары таләпкә туры китереп койләнелгән.
Саба районында Дәуләт техник карау житәкчесе Назиров Хәмит тарафыннан,
техникалар эшкә әзер дип бәя бирелде.
8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Яна Мичән авылы мәдәният йорты янында тантаналы митинг үткәрелде. Әлеге митингта “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче балалар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән төп мәктәбендә тантаналы митинг үткәрелде. Әлеге митингта укучылар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Керәнне авылы мәдәният йорты янында тантаналы митинг үткәрелде. Әлеге митингта укучылар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
8 нче май - Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе тормышында истәлекле вакыйга. Без «Герой партасы» бөтенроссия мәгариф проектына кушылдык. "Герой партасы" - Геройның фотосурәте, аның биографиясе һәм казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган уку өстәле. Чара Россия гимны белән башланып китте. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында безнең мәктәбебезне тәмамлап чыгып киткән егетләр күп.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба районы хакимиятенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Загидуллин Марат Микәиль улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, Мичән төп мәктәбе укучылары Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
1 май көнне Мичән авылларында клуб хезмәткәрләзре белән берлектә матур йола "Йомырка җыю" оештырылды. Бу көнне балалар урам буйлап өйдән-өйгә кереп йомырка һәм тәм-томнар җыйды. Авыл халкы зур әзерлек белән балаларның килүен көтеп, аларның күңелен күреп күчтәнәчләр әзерләде. Киң күңелле авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Барыгызны да 1 май бәйрәме белән котлыйбыз!
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Мичән авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, зыяратларда, мәчетләрдә, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы, кайткан кунаклар актив катнаша.