2022 елның 19 гыйнвар көнендә “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты ” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә дәвалану физик культурасы инструкторы Хәсбиева Г.Р. интернатта аз хәрәкәтләнүчеләр белән эрготерапия дәресе үткәрде.
Дәреснең максаты: кулларның вак моторикасын яхшырту, аралашу һәм кәефне яхшырту.
12 гыйнвар конне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны компьютер грамотлылыгына өйрәтү буенча дәрес узды. Бу дэреснен максаты булып, өлкән яшьтәге гражданнарны яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә җәлеп итү тора.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа елга актив әзерлек бара.Яшәүчеләр белән берлектә фотозона ясалды, коридорлар бизәлде һәм тәрәзәләргә рәсемнәр ясалды . Әзерлек барышында барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
8 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында онлайн режимда «Салават»яшьләр үзәге " ДБУ коллективы тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар һәм ихлас котлаулар яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәт белдерәләр. Концерт программасы безнең карамактагылар күңеленә хуш килде.
1 декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә «Без төрле,әмма без бергә» дигән темага стена газетасы һәм фотозона ясау буенча чара үткәрелде.Социаль хезмәт алучылар бу чарада бик теләп катнаштылар.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа елга әзерлек эшләре актив алып барыла. 17 ноябрь көнне педагог социаль хезмәт алучылар белән берлектә кәгазьдән матур кар бөртекләре ясау белән шөгыльләнделәр. Бумагопластика конструктив фикерләүне,иҗади карашны,сәнгати зәвыкны үстерә;хәтер үсешен стимуллаштыра, фикерләү процессларын активлаштыра.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа коронавирус инфекциясенә каршы ревакцинация үткәрелә, шуның белән бәйле рәвештә шәфкать туташы Хасбиева Г.Р. яшәүчеләр арасында лекция укыды. Чара барышында вакцинацияне оештыру, үткәрү тәртибе һәм процедураның мөһимлеге, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен яктыртылды . Вакцинация сулыш системасының хроник авырулары, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты булган кешеләр өчен дә мөһим.
Социаль учреждениеләрдә иммунлаштыру зәгыйфь сәламәтлеге какшаган өлкәннәр арасында коронавирус инфекциясе йоктыру һәм таралу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
Бүген 27 октябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы буенча инструктор Хасбиева Г.Р. аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен төркемле дәрес үткәрде. Дәресләр визуаль карашны, фикерләүне, игътибарны, вак һәм гомуми моториканы һәм хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
7 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында безнең яшәүчеләр өчен «Салават»Яшьләр үзәге " ДБУның онлайн режимында концерт оештырылды. Чикләүләр булуга карамастан, безнең карамактагыларга игътибар һәм кайгыртучанлык бүләк иттеләр. Биредә яшәүчеләр шундый матур концерт өчен, матур җырлар һәм музыка тыңларга мөмкинлек биргән өчен бик рәхмәтле иде.