27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тарихи сәгать, презентацияле чара, патриотик сәгать, видео-фильм карау кебек чаралар узды.
1 февраль Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йорты "нда вак моториканы яхшырту өчен даими дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәт алучылар бу дәресләрдә теләп катнашалар. Әлеге шөгыльләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфаты яхшыруы күзәтелә, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләте саклана һәм арта.
«Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында барлык төркемнәрдә дә Хәтер дәресләре, мәгълүмат сәгатьләре, тема буенча әңгәмәләр узды. Алар бүгенге буынга Бөек Ватан сугышы елларында тыныч гражданнарның батырлыгы өчен рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
25 гыйнвар көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Әгъләмова Л.И. социаль хезмәт алучылар белән берлектә бүлмә гөлләрен күчереп утырттылар.Гарденотерапия-ул өлкән кешеләрне үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү ярдәмендә хезмәт реабилитациясенең аерым юнәлеше.Бу юнәлеш өлкәннәргә эмоциональ кәеф өсти, психологик баланс бирә һәм аларны тынычландыра.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Безнең балалар йортында «Иске Яңа ел өчен Могҗизалар»конкурс – уен программасы узды.