ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

19 нчы апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды Валиуллиным Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә, Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучыларының әтиләре ясаган яңа сыерчык оялары элделәр. 

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән "куркынычсызлык мәктәбе" дигән социаль технология буенча дәрес үткәрелде.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр алдында көнкүреш һәм тормыш кыенлыклары килеп чыга, алар белән һәрчак аңлашып булмый. Өлкән яшьтәге кешеләр кайвакыт белми,  ә еш кына оныталар көнкүрештә куркынычсызлык гади чаралар турында.

Нәкъ менә шушы төркем өчен «өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе»программасы эшләнгән.

Ул үз эченә хәзерге җәмгыять шартларында һәр кешенең яшәеше белән бәйле төп мәсьәләләрне ала.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

  18 апрельдә безнең приютка Казан шәһәреннән Ватаным Татарстан газетасы вәкилләре килде. Алар приют һәм андагы эшчәнлек белән таныштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Һәр ел саен бөтен дөньяның православие христианнары үзләренең төп бәйрәмнәрен- Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Пасха Россия һәм бөтен дөнья дин тотучылары өчен төп христиан чиркәү бәйрәмнәренең берсе. Россиядә Пасханы бәйрәм итүнең  күп гасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Пасханы кешеләр аеруча түземсезлек  белән көтәләр, чөнки  икеләтә шатлык:  язның килүе, барлык тереклекнең яңартылуын символлаштыра. Россиядә Пасханы бәйрәм итү бик күп кызыклы традицияләр, гореф-гадәтләр, ритуаллар белән аерылып тора, алар бүгенге көнгә кадәр борынгы заманнардан сакланып калган.

Пасха йомыркалары һәм Пасха куличлары бәйрәмнең төп атрибуты.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар, барысы кебек үк, Пасха бәйрәменә алдан әзерләнәләр. Тәрбияләнүчеләр Пасха йомыркаларын буядылар һәм бизәделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

   Пасха-гаилә бәйрәме, ул күп яхшылык, мәхәббәт һәм яктылык алып килә.  16 апрельдә "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре белән "һәр йортка Кулич" дип аталган чәй эчү үткәрелде.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

15  апрельдэ  приютта тәрбияләнүчеләрне авыл мәчетендә узган ифтарга чакырдылар. Рафикъ хәзрәт балаларыбызны шатланып каршы алды, Рамазан ае турында сөйләде.

Догадан соң барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар, тэмле ризыклар белэн сыйладылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

14
апрель, 2023 ел
җомга

13 нче апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Нуриева Л.Р. «Сак булыгыз-электр приборлары» темасына әңгәмә үткәрде.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International