ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2023 ел
җомга

8 март көнне Югары Утар балалар интернат-йортында бу көнне «Ягез әле, кызлар!” дип исемләнгән кызыклы һәм күңелле программа белән билгеләп үттеләр.

Тэги: ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдә булдылар. Рейдка чыгу максаты йортларда электр һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү.  Әлеге гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр корылды һәм буклетлар таратылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Урамда әле кар ята, Ә календарьда яз инде! Язның беренче бәйрәме 8 март та килеп җитте.

“Тургай”  приютында 8 март бәйрәме бик күңелле үтте. Балалар бик тырышып конкурсларда катнаштылар.Бик күп бүләкләр алдылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Лесхоз интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көне ачык һәм матур итеп үткәрелде. 7 мартта бабайлар үз куллары белән тюльпаннар ясап, әбиләргә бүләк итәләр. 8 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бәйрәм концерт программасы белән чыгыш ясады. Хәйриячеләр Зарипов Илмир Рамазан улы һәм Гомәров Рузал Газинур улы бәйрәм хөрмәтенә чәчәкләр бүләк иттеләр.

Тэги: ОСЗ
saby.tatarstan.ru

6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Безнең балалар Теләче районында урнашкан " Дулкын» бассейнында булдылар. Балалар өчен бассейнга бару һәрвакыт зур шатлык. Безне бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрде, киенү-чишенү бүлмәләрен, душ бүлмәләрен күрсәтте. Аларга бик зур рәхмәт!

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

4
март, 2023 ел
шимбә

3 мартта Югары Утар балалар интернат-йортында, "Педагог һәм остаз елы" кысаларында, тәрбияче Тимергалиева Ландыш азык-төлек плёнкасы кулланып традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

       Приютта  патриотик тәрбия максатыннан 1 мартта  «Аҗаган " хәрби-спорт уены узды. Уенда 2 команда катнашты. Балалар спорт бәйгеләренең һәм эстафеталарның барлык этапларын да бик теләп ярыштылар. Приют ишегалдында кыр кухнясы оештырылды, анда тэмле плау пешерелде. Бу  уенда дуслык җиңде! Барлык балалар да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

1
март, 2023 ел
чәршәмбе

1 март көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында,хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар борыч,томат орлыклары утырттылар.Бакчада ел саен төрле яшелчәләр үстерелә, аннан соң алардан интернатта яшәүчеләр өчен ризыклар әзерлиләр.

Яшәүчеләр учреждениенең территориясен матурлауда актив катнашалар,шул ук вакытта алар хезмәт күнекмәләрен торгызу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү мөмкинлеге алалар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Масленица-күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Бу кышны озату һәм язны каршы алу бэйрэме. Безнең приютта Масленицаны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Атна буе балалар бу бэйрэмгэ әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, җитезлеккә һәм тизлеккә ярыштылар. Кышны күңелле һәм дәртле бәйрәм үткәрдек! Без хэзер язны көтәбез!!!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International