Канәфер Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.
10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.
8 май конне Иске Икшермә авлында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм кадет мәктәбе укучыларының маршы белән башланды,алар арасында приютта тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Митинг ахырында кунаклар һәм авыл халкы һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салды.
9 Май конне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр тантаналы парадта катнаштылар. Балалар парад формасында маршладылар, Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янында каравылда тордылар.Бу парад безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак еллар истэ калачак.
5 майда безнең приют базасында консилиум узды. Уртак консилиумда видеоконференция аша безгә опека һәм попечительлек бүлеге,Казан шәһәренен Совет районы КСЦОН органнары да кушылды. Әлеге чарада балаларның агымдагы уңышлары һәм алга таба яшәү рәвеше турында фикер алыштылар.