Тегү буенча мастер класс
Социаль хезмәтләр алучы белән Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдык , анда тегү машинасында тегү буенча мастер-класс чарасында катнаштык.Технология укытучысы Әнисә Тимерҗан кызы барысын да ачык итеп аңлатты һәм тегү машинасында тегү техникасын ничек дөрес кулланырга икәнен күрсәтте.
25 май көнне "Әкият" Шәмәрдән балалар бакчасының коррекция төркемендә безнең тәрбияләнүчеләр катнашында “Чыгарылыш бәйрәме” узды.
23 майда хезмәткәрләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә үлгән тәрбияләнүчеләрнең зиратлары территориясендә төзекләндерү, җыештыру һәм каберләрне чистарту үткәрделәр.
Бүген Курсабаш интернат-мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
22 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.
“Халыкара музейлар көне” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе
19 майда, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат -йортында,Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган, Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар, матур биюләр һәм чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.
18 майда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениелэре арасында республика шахмат-шашка турниры узды. Анда безнең приют балалары да катнашты. Федорова Анастасия шашка буенча 1 урынны, Зәйниева Аделия шашка буенча 4 нче урынны, Карсаков Максим шахмат буенча 4 нче урынны, Галимов Фәнил шахмат буенча 5 нче урынны алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!