ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Безнең приютта Ураза бәйрәменә багышланган берничә чара узды. Безнең тәрбияләнүчеләр мәчеткә килделәр, анда Рафик хәзрәт аларга бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде һәм алар белән Ураза бәйрәме традицияләре турында белемнәрен уртаклашты.

.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

20 нче апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортына Кукмара районы Сабанчино авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы һәм бәйрәм күчтәнәчләре белән килделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

21
апрель, 2023 ел
җомга

Рамазан ае уразасы беткәч үткәрелуче Ислам бәйрәме Ураза бәйрәме хөрмәтенә балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен бәйрәм өстәле әзерләнде. 

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

19 нчы апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды Валиуллиным Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә, Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучыларының әтиләре ясаган яңа сыерчык оялары элделәр. 

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән "куркынычсызлык мәктәбе" дигән социаль технология буенча дәрес үткәрелде.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр алдында көнкүреш һәм тормыш кыенлыклары килеп чыга, алар белән һәрчак аңлашып булмый. Өлкән яшьтәге кешеләр кайвакыт белми,  ә еш кына оныталар көнкүрештә куркынычсызлык гади чаралар турында.

Нәкъ менә шушы төркем өчен «өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе»программасы эшләнгән.

Ул үз эченә хәзерге җәмгыять шартларында һәр кешенең яшәеше белән бәйле төп мәсьәләләрне ала.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

  18 апрельдә безнең приютка Казан шәһәреннән Ватаным Татарстан газетасы вәкилләре килде. Алар приют һәм андагы эшчәнлек белән таныштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Һәр ел саен бөтен дөньяның православие христианнары үзләренең төп бәйрәмнәрен- Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Пасха Россия һәм бөтен дөнья дин тотучылары өчен төп христиан чиркәү бәйрәмнәренең берсе. Россиядә Пасханы бәйрәм итүнең  күп гасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Пасханы кешеләр аеруча түземсезлек  белән көтәләр, чөнки  икеләтә шатлык:  язның килүе, барлык тереклекнең яңартылуын символлаштыра. Россиядә Пасханы бәйрәм итү бик күп кызыклы традицияләр, гореф-гадәтләр, ритуаллар белән аерылып тора, алар бүгенге көнгә кадәр борынгы заманнардан сакланып калган.

Пасха йомыркалары һәм Пасха куличлары бәйрәмнең төп атрибуты.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар, барысы кебек үк, Пасха бәйрәменә алдан әзерләнәләр. Тәрбияләнүчеләр Пасха йомыркаларын буядылар һәм бизәделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International