5 майда безнең приют базасында консилиум узды. Уртак консилиумда видеоконференция аша безгә опека һәм попечительлек бүлеге,Казан шәһәренен Совет районы КСЦОН органнары да кушылды. Әлеге чарада балаларның агымдагы уңышлары һәм алга таба яшәү рәвеше турында фикер алыштылар.
Лесхоз интернат-йортында «Георгий тасмасы» акциясе уздырылды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
5-нче май көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. җитәкчелегендә Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара уздырылды.
5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май бәйрәме уңаеннан, тәрбияче җитәкчелегендә, «Җиңү тәрәзәсе» һәм «Хәтер шәме»акцияләре уздырылды.
5 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көнендә, тәрбияче җитәкчелегендә, «Без барыбыз да төрле , әмма хокукларыбыз тигез»дигән темага лекция үткәрелде.
3 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә библиотерапия булып узды.
Россиядә "Хәтер бакчасы" дип аталган Бөтенроссия акциясе старт алды, аның максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә агачлар утырту. Безнең приютта тәрбияләнүче балалар әлеге акциядә актив катнаштылар, приют территориясендә агачлар утырттылар .
Бөек Җиңү көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
28 апрельдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Галактика" балалар иҗаты үзәге базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында иң гади ракета модельләре буенча республика шәхси-команда ярышлары узды. Анда безнең приют балалары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алга таба да аларга унышлар телибез.