ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2023 ел
җомга

Бүген безнең приютта тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган экскурсиядә булдылар. Алар Казан шәһәрендәге Борис һәм Глеб чиркәвендә булдылар. Балалар гыйбадәтханәнең тарихын белделәр һәм чиркәүнең башка истәлекле урыннарын күрделәр. Балаларга бинаны һәм манараны карап чыгу гына түгел, ә шулай ук үзләрен кыңгыраучылар ролендә сынап карау өчен уникаль мөмкинлек бирелде. Экскурсия балаларда зур тәэсир калдырды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр "Җиңү шәме"акциясендә катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты 9 майда "Тургай" приютында бик күңелле узды. Барлык балалар концертта бик теләп катнашты.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Канәфер  Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.

10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы 8 һәм 9 Майда Бөек Җиңү көненә багышланган парадта катнашты
Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

      9 Май-Җиңү көне.Бу көнне барыбыз да көтеп ала. Җиңү бәйрәме алдыннан безнең приютта "Без хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" дигэн  рәсемнәр конкурсы узды. Балалар бик шатланып бу конкурста катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы унаеннан   "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия акциясе кысаларында Георгий тасмаларын таратты.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

8 май конне Иске Икшермә  авлында  Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм кадет мәктәбе укучыларының маршы белән башланды,алар арасында приютта тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Митинг ахырында кунаклар һәм авыл халкы һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

9 Май конне  "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр тантаналы парадта катнаштылар. Балалар парад формасында маршладылар, Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янында каравылда тордылар.Бу парад безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак еллар истэ калачак.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

7
май, 2023 ел
якшәмбе

Безнең "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр "Геройга исемен кайтар" дигэн Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясендә катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International