ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2023 ел
сишәмбе

26 майда Әгерҗе муниципаль районының «Ласка» приютында "һөнәри юнәлеш бирүне үстерү перспективалары, үстерүче һөнәри юнәлеш бирүче мохит булдыру" темасына республика семинары узды, Монда безнең приют директоры Асанова  Алина Кашиповна, хезмәт буенча инструктор Нәҗипов Раил Рәсихович, тәрбияче Башарова Рузилә Солтановна катнашты. Барлык приют белгечләре  эштә кирәкле белемнәре, күнекмәләре һәм осталыклары белән уртаклаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

29 май көнне Теләче районынын "Туган авыл"  кафесында безнең иганәче Рифкать Шәфиков Татарстан Республикасы мөселманнарының республика очрашуын уздырды.

Мөселман дини оешмасы урта һөнәри белем бирү учреждениесе Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе һәм җитәкчесе хәзрәт Ильяс Җиһаншин үз шәкертләре белән килде. Балалар музейда экскурсиядә булдылар, зоопарк буйлап йөрделәр, яшьтәшләре белән аралаштылар.Экскурсиядән соң барлык кунаклар  бәйрәм өстәле артында очраштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Тегү буенча мастер класс

Социаль хезмәтләр алучы белән Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдык , анда тегү машинасында тегү буенча мастер-класс чарасында катнаштык.Технология укытучысы Әнисә Тимерҗан кызы барысын да ачык итеп аңлатты һәм тегү машинасында тегү техникасын ничек дөрес кулланырга икәнен күрсәтте.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

28
май, 2023 ел
якшәмбе

24 майда «Тургай» приютыннан балалар Чистайдагы «Раздолье» шифаханәсенә  ял итәргә киттеләр. Балалар күп санлы уеннарда, күңелле стартларда, иҗади конкурсларда катнашалар. "Раздолье" лагеренда үткәргән һәр көн эмоцияләр һәм тәэсирләр белән тулы.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

26
май, 2023 ел
җомга

25 май көнне "Әкият" Шәмәрдән балалар бакчасының коррекция төркемендә безнең тәрбияләнүчеләр катнашында “Чыгарылыш бәйрәме” узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

23 майда хезмәткәрләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә үлгән тәрбияләнүчеләрнең зиратлары территориясендә төзекләндерү, җыештыру һәм каберләрне чистарту үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

22 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

   20 майда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм шимбә көнне ял итүче балалар елгага походка киттеләр. Балалар йөрделәр, җирлекне тикшерделәр, елганы күзәттеләр, саф һавада уйнадылар. Балаларга поход бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

19
май, 2023 ел
җомга

“Халыкара музейлар көне” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International