10 августта безнең приютка "Газпром Трансгаз Казан" вәкилләре һәм ЭПУ начальнигы Мөхетдинов И.И мотоциклларда килделәр, Алар безнең тәрбияләнүче балаларга мотоцикл йөртү буенча мастер-класслар күрсәттеләр һәм һәр бала мотоциклда утырып,үзен аны йөртүче ролендә күз алдына китерә алды. Кунакларыбыз балаларыбыз өчен искиткеч бүләкләр алып килделәр: өстәл уеннары, урам уеннары җыелмалары һәм уенчыклар. Балалар бик шатландылар!
Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек һәм муллык телибез!
6 нчы сентябрьдә безнең балалар йортында полиция хезмәткәре белән очрашу булды. Очрашуга үз гомерен эчке эшләр бүлегендә эшләүче вәкаләтле участок хезмәткәре Латыйпов Алмаз Айрат улы чакырылды.
Саба муниципаль районында, стажировка кысаларында, ТР Раисе кадрлар резервында катнашучылар 2023 елның 06 сентябрендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды
6 сентябрьдә «Экстремизмга – ЮК! " акциясе кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар видеороликлар карадылар.
Белем көне-барлык укучылар, студентлар, аларның ата-аналары, укытучылар, шулай ук укучыларга һәм студентларга хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык кешеләр өчен бәйрәм.
31 августта Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миңниханов Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Визит вакытында ремонт эшләренең барышын тикшерделәр һәм капиталь ремонт буенча алга таба мәсьәләләр тикшерелде.
Хәзерге вакытта Лесхоз интернат-йортында склад бинасында, шулай ук карантин бүлегенең кабул итү бүлмәсенең керү өлешендә һәм шәфкать бүлегендә эшләр бара.
30 август-Татарстан Республикасы көне. Бу истәлекле көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә багышланган хәйрия ярминкәсендә катнаштылар.
Альпари һәм Казан шәһәре Башкарма комитетына хәйрия ярминкәсендә катнашуда һәм оештыруда мөмкинлекләр һәм ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез!
30 нчы август көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы көне» нә багышланган чара үткәрелде.
29 августта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан турында барысы да» дигән темага викторина уздырылды. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар республиканың тарихи үткәненә һәм бүгенгесенә кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирделәр, «Мин яратам сине,Татарстан» дигән мәшһүр җыр җырладылар.