22 нче сентябрьдә "Россия Кызыл Хаҗ" иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белгече палата санитаркаларының беренче ярдәм күрсәтү буенча квалификациясен күтәрү курсын үткәрде.
Көз-барлык территорияләрдә чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт. 22 нче сентябрьдә безнең интернат-балалар йорты һәм аңа якын территориядә көзге өмә үткәрелде.
22 нче сентябрдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2023» иҗат фестивалендә катнашты.
19 августта «Халыкара өлкәннәр көне» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлары һәм яхшы теләкләр яңгырады.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән «Ничек теракт корбаны булмаска» дигән темага полиция участок хезмәткәре белән очрашу үткәрелде
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әхмәт хәзрәт белән дини тәрбия дәресләре кысаларында очрашу уздырылды.
14 нче сентябрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Васильева Э.Р. җитәкчелегендә «Урманчылар көне» темасына шөгыль үткәрелде.
13 сентябрьдә безнең приютта ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна булды. Министр урынбасарына тәрбияләнүчеләребезнең яңа эш кабинетлары, җиһазлары һәм эшләнмәләре тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында Юлия Ивановна балигъ булмаганнар белән эшләгәндә киңәшләр бирде һәм яңа ысуллар белән уртаклашты, приют хезмәткәрләре белән сөйләште.
13 сентябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.