Бу бәйрәмне олкэннэр котеп ала. Бәйрәм хөрмәтенә безнең приютта бәйрәм концерты узды. Безнең тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр, кадерле кунакларыбызны котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар. Концерттан соң без бәйрәм өстәле эзерлэдек. Бэйрэм бик кунелле утте.
5 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Кукмара районы Мәдәният йорты оештырган концерт булып узды. Чарада Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович һәм ТР МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Мусина Регина Ринатовна катнашты. Кунаклар интернатта яшәүчеләрне котладылар, бүләкләр һәм чәйгә татлы ризыклар тапшырдылар.
4 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Нырты мәдәният йорты һәм Арташ авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан концерт оештырылды.
Өлкәннәр көне уңаеннан Ленин мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.Безнең приют әлеге проектта актив катнашты һәм кунакларга берничә мастер-класс тәкъдим итте: фитоплетень, макраме техникасы буенча үрү, тартмалар ясау һәм аларга милли үрнәкләр салу.Укытучыларыбыз кадерле өлкәннәребезне осталыкка өйрәтте,ә алар, үз чиратында, бик теләп кул эшләре ясадылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
1 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән» БФ вәкилләре килделәр, тәрбияләнүчеләребезне тәмле һәм матур бүләкләр белән сөендерделәр.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппарат җитәкчесе М. Р. Кәримов, Саба районын социаль яклау идарәсе начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Балтач районы социаль яклау идарәсе начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, Саба районы ВОИ ТРО рәисе А. И. Миңнигулов, ветераннар җәмгыяте рәисе Ф. И. Ильясов, Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х. үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Көзге чор табигатьтә генә түгел, ә кеше тормышында да бар - ул зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе. 1 октябрьдә «Халыкара өлкәннәр көне» билгеләп үтелә.
29 нчы сентябрьдә «Халыкара өлкәннәр көне» уңаеннан, өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән, безнең учреждениенең «Яшь йөрәкләр» волонтерлары 57 ветеранны игелекле һәм якты бәйрәм - игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар.
29 сентябрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар Лесхоз интернат- йортында хезмәткәрләре белән бергә яшәүчеләр учреждение территориясендә чия агачлары утыртуда актив катнаштылар.
27 нче сентябрьдә «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә өлкәннәр көне уңаеннан көмеш волонтерлар белән очрашу узды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Бик күп кызыклы һәм матур урыннарда булдылар. Зоопарк белән Кремль биләмәсендә йөрделәр.
Сәяхәттән барысы да күңелле тәэсирләр һәм күп уңай эмоцияләр генә түгел, ә күңелле һәм кызыклы вакытны искә төшерәчәк фотога төштеләр.
22 сентябрьдә безнең районда ел саен көзге бәйрәм, Кабак бәйрәме уза. Традиция буенча, безнең приют та Сабада узган бәйрәмдә актив катнашты. Дус коллектив һәм тәрбияләнүчеләр озак вакыт дәвамында күргәзмәгә әзерләнделәр: яфраклардан фотозона, кабактан эшләнмәләр ясадылар, ризыклар пешерделәр.