20 нче октябрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә» «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тарафыннан агачтан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, мастер-класста катнаштылар.
15 октябрьдә "Тургай" приютында "Әтиләр көне" бәйрәме билгеләп үтелде. Без барыбыз да беләбез, балалар өчен ата-аналардан якынрак кеше юк. Балалар яңа бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Алар портретлар ясадылар һәм әтиләре, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләделәр, кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру бик мөһим катлаулы оешкан процесс. Һәр заманда үзгәрешсез булган гаилә кыйммәтләре бар, алар үзара аңлашу, якыннарына игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр. Шуңа бәйле рәвештә тәрбияченең бурычы-тәрбияләнүчеләрне берләштерүгә ярдәм итүче чаралар оештыру.
11 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гарденотерапия» социаль-реабилитация технологиясе үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар бүлмә гөлләре утырттылар.
5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Безнең приютта шулай ук педагоглар, тәрбиячеләр эшли.Уйлап карасаң, приютта эшләүче һәр кеше тәрбияләнүчеләребезне тәрбияләү һәм үстерү белән бәйле. Бәйрәм хөрмәтенә бу истәлекле датага багышланган бәйрәм үткәрдек. Безнең тәрбияләнүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр, остазларын һәм приюттагы барлык хезмәткәрләрне котладылар. Бәйрәм бик кунелле утте.
2 октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева катнашты. «Декоратив-кулланма иҗаты» номинациясендә 3 урынны Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы Александр Абрамов алды.
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Бу көн хөрмәткә лаеклы, нык һәм чыдамлы кешеләргә багышлана. Мөгаен, шуңа күрә бәйрәм чаралары еш кына бер атна, хәтта озаграк та үткәрелә.