ЯҢАЛЫКЛАР



3
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

30 декабрьдә безнең приютта  "Хыяллар чынга аша" дип аталган бәйрәм чарасы узды. Безнең кадерле спонсорларыбыз «Гаилә сәламәтлеге» һәм  «Альпари» тәрбияләнүчеләребез өчен яңа ел бүләкләре алып килделәр, бик матур бәйрәм чарасы уздырдылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2023 ел
шимбә

 29 нче декабрьдә Югары Утар балалар интернат-йортына Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бергә атакай Артемий килде. Ул инде безнең балалар йортына беренче ел гына килми. Балалар аны шатланып каршы алдылар.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2023 ел
җомга

29 декабрьдә безнең приютта Яңа ел бәйрәме узды.Балалар бу чарага бик озак һәм тырышып әзерләнделәр.Безнең балалар бәйрәм номерлары күрсәттеләр: биеделәр һәм җырладылар.Кыш бабай балаларга бик куп бүләкләр өләште.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

29 декабрьдә безнең приютка Россия юридик компаниясе, АНП Зенит вәкилләре килде.Безнең иганәчеләр безгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен бүлмәсенә җиһазлар бүләк иттеләр.Шулай ук балаларыбызны Яңа ел белән котладылар.

Кадерле иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

29 декабрьдә балаларыбызны Яңа ел белән котларга Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде,алар безнең тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котладылар, хәрби хезмәт, Россия геройларының батырлыклары һәм казанышлары турында сөйләделәр һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Очрашу бик кунелле узды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru
29 нче декабрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Яңа ел чыршысын ачуда Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадында катнаштылар.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

                                                   Яңа ел

27 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен  учреждение коллективы катнашында «Иң,  иң яхшы Яңа ел» бал - маскарады уздырылды. Әби-бабайларны Яңа ел белән котладылар. Саба районы эшкуарларыннан Яңа ел пакетларына спонсорлык ярдәме оештырылды:

1. Сталь Транс Рәхимов Руслан Хәниф Улы

2. ИП Шәвәлиев Айдар Айрат улы

3. ИП Ханов Илнур Илсур улы

4. “Илдар-Мебель " ИП Билалов Илдар Равил улы, Заһидуллин Данис Хазинур улы, Сабиров Нияз Фәнис улы

5. Низамиев Рәдиф Фәрит улы «РИФ»кибете

6. ИП Фазылов Әлфис Икрамович

7. ИП Даминова Ләйсән Гарәфетдинова

8. ООО ”ИнКо "

9. ИП Тимергалиев Руслан Раиф улы

10. ИП Әхмәтгалиев Илдус Миңнеханович

11. ИП Вәлиуллина Лилия Мәгъсүм кызы

12. Хадиев Рамил Рәсих улы ООО РВД Сервис

13. Химик чистарту – “Master Clean " ательесы ИП Кәримов Булат Ринат улы

14. "Теплица" чәчәк базасы. ИП Фәттахова Ләйсән Әкрәм кызы

15. Мебель компаниясе «Зармус» ИП Зарипов Илшат Фәрит улы

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International