28 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар урамда урнаштырылган тренажерларда кунекмәләр ясадылар.
Саф һавада уткәрелә торган бу кунекмәләр кан әйләнешен активлаштыра, организмга уңай тәэсир ясый. Ә искиткеч кояшлы табигать куңелне кутәрә, организмны көне буена әйбәт эмоцияләр белән тулыландыра.
23 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.
22 майда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор белән берлектә, яшәүчеләр учреждение территориясе участогында җир эшләре башкардылар.
17 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.
16 майда Казан шәһәренең Габдулла Тукай әдәби музеенда "Туган тел" дигән республика конкурсы узды. Безнең тәрбияләнүчеләр Ракинцев Григорий һәм Уринова Шахризада уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга диплом тапшырылды. Конкурс ахрында мастер-класс оештырылды. Ахырдан бөек татар язучысы музее буйлап экскурсия үткәрелде.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта 55 яшьлек юбилее белән няня Петрова Валентина Пантелеевнаны котладылар.
Аңа кирәкле вакытта кирәкле урында булырга, беркайчан да үз дистанциясеннән төшмәскә, җиңүгә ирешүен телибез. Тормышта даими рәвештә яңа перспективалар һәм мөмкинлекләр барлыкка килсен. Барысына да ирешергә йөрәк мәхәббәте һәм язмыш бәхете ярдәм итсен.