Февральдән мартка кадәр Татарстан Республикасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында «Республикам елмаюы» фотоэшләр конкурсы узды, оештыручы - «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе.
Прививкалар календаре кысаларында, 14 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Лесхоз участок хастаханәсе шәфкать туташы яшәүчеләргә пневмококк инфекциясенә каршы планлы вакцинация һәм дифтерия, столбнякка каршы ревакцинация үткәрде. Тәрбияләнүчеләргә вакцинадан соңгы чорда киңәшләр бирелде
Истәлекле дата — кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулу уңаеннан безнең тәрбияләнүчеләр йолдызлар һәм галактикалар дөньясына мавыгып чумдылар. Аларның хезмәт нәтиҗәсе булып «Космические просторы» дигән исем астында матур стена газетасы һәм балалар рәсемнәре тора.
10 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы «Баш авыртканда үз-үзеңә массаж» дигән темага әңгәмә үткәрде. Уз-үзеңә массаж ясау-тәннең билгеле бер участокларына мөстәкыйль йогынты ясау, киеренкелекне киметү, авыруларны профилактикалау һәм кайбер медицина бурычларын хәл итү техникасы ул. Әлеге чара барышында тәрбияләнүчеләр авыртуны киметергә һәм баш авыртуы вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә торган махсус манипуляцияләр нигезләре белән таныштылар. Әңгәмәдән соң тиешле буклетлар таратылды.
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында 8 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә рус әдәбияты классикларының әсәрләрен уку оештырылды.
6 апрельдән 12 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында cәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза.
Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Сәламәт яшәү атналыгы уза. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган бу атна кысаларында 7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты территориясендә хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр арасында «Тормышка 10000 адым» акциясе уздырылды.
Шәмсетдинова Аделина һәм аның җитәкчесе Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зофаровна конференциядә "Яхшылык эшлә"проекты белән катнаштылар.
3 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр язгы өмәдә катнаштылар.
3 нче апрельдә безнең балалар йорты тәрбиячеләре балалар өчен «Балаларның үз хокуклары һәм бурычлары бар» дигән хокук тәрбиясе буенча тренинг үткәрделәр.