Бүген безнең «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәровна җитәкчелегендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган «Җылылык бүләк итәм» Бөтенроссия урам акциясенә кушылдылар. Әлеге бәйрәм яшь буынга рухи-әхлакый ориентирлар салучы һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау белән бәйле бәйрәм булып санала. Балалар бу көн белән төрле яшьтәге гаиләләрне котладылар һәм төрле төстәге мәгълүмати буклетлар тараттылар. Әлеге буклет гаиләләр өчен,биредә аларга буш вакытны гаилә белән рәхәтләнеп һәм файдалы итеп үткәрү урыннары тәкъдим ителгән иде. Шулай ук балалар һәрберсенә үз куллары белән җыелган ромашкалар бүләк иттеләр. Чөнки ромашка үзенең гадилеге, назлылыгы һәм чисталыгы өчен Россиядә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” символына әверелде. Ромашка - җәй, кояш һәм җылылык белән бәйле, шунлыктан ул 8 июльдә билгеләп үтелә торган бәйрәм өчен идеаль символ булып тора.
5 июнь көнне Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучылары «Гаилә» паркында экскурсиядә булдылар. Аллея буйлап йөрделәр, паркның матурлыгына сокланып карадылар: чәчәкләр, агачлар, куаклар. Социаль хезмәт алучылар «Гаилә кыйммәтләре» темасына ачык һавада әңгәмә үткәрделәр. Һәркем үз гаилә традицияләре турында сөйләде.
2 нче июль, обелиск янында, сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган " Геройлар безнең арада " дип исемләнгән чара үтте. Тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәровна, балалар белән берлектә, Саба муниципаль районы буенча «Диңгез җыелышы" региональ иҗтимагый оешмасы советы җитәкчесе Галиев Илдус Усман улы белән очраштылар. Илдус Усман улы балаларга бу көннең беренче тапкыр 2009 елда һәм әлегә рәсми булмаган характерда билгеләнеп үтелүен әйтте. Бу көнне Гражданнар сугышыннан алып Сүриядәге операциягә һәм махсус хәрби операциягә кадәр төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алалар. Ул шулай ук дәүләтнең сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ничек ярдәм итүе, патриотик мәгърифәт мәсьәләсендә җәмгыятьнең теләктәшлек итүнең мөһимлеге, хәзерге вакытта сугыш зонасында булган сугышчыларга ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Очрашуны йомгаклап, ул балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм тәрбиячеләрне тыңларга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
1 июльдә Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә, ул рәсми рәвештә билгеләнмәгән, әмма елдан – ел таныла бара. Россия өчен төрле сугышларда һәм кораллы конфликтларда сугышкан, Ватанны саклау буенча хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән һәркемне искә алу көне.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучының сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан тәрбиячеләр белән берлектә Байлар Сабасында сугышта һәлак булган геройларга һәйкәлләрне һәм мемориалларны карадылар.
28 июньдә безнең тәрбияләнүчеләр "Фаворит" циркына чакырылды. Искиткеч тамаша: тылсымчы, клоун, өйрәтелгән хайваннар, якты утлар һәм күңелле музыка! Барлык балалар да бик күп якты һәм онытылмас эмоцияләр алдылар.
Цирк, цирк, цирк — ул искиткеч ялтыравыклы Чатыр.
Цирк, цирк, цирк — ул боҗралар белән уйнаучы жонглер,
Ул - юлбарысларның моңсу ыңгырашуы,
Ул - музыка һәм прожектор яктысы.
Яратыгыз һәм ешрак циркка килегез.
26 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән тарихи сәгать үткәрелде һәм Анна Ахматованың шигырьләре укылды.
24 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
22 июнь-илебездә кайгылы дата. Бу көнне кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш башланды. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарны, фашистлар әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Без үз тормышлары бәрабәренә изге бурычларын үтәгән, шул авыр елларда Ватаныбызны саклаган һәркем өчен кайгырабыз. Хәтер һәм кайгы көнендә россиялеләр "Хәтер шәме"акциясен үткәрәләр. Бөтен ил буенча хәтер утлары, Җиңүнең якты көненә кадәр яшәмәгән кешеләр өчен кайгы утлары кабызылачак. "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләребез дә әлеге Бөтенхалык акциясенә кушылды.