Бүген 05.09.2024 Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре катнашында "Экстремизмга - юк!" дигән акция кысаларында викторина оештырылды.
4 сентябрь көнне Лесхоз интернат-йортында " Экстремизмга-юк!" декаднигы кысаларында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучыларга видеороликлар күрсәтү оештырылды.
3 сентябрь көнне Лесхоз интернат-йортында, "Экстремизмга-юк!" декаднигы кысаларында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән Бесланда һәлак булганнар истәлегенә «Шәмнәр кабызыгыз» акциясе үткәрделәр.
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
28 августта Яр Чаллы шәһәренең "Каенкай" ял базасында Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен "Робинзон" республика хәрби-патриотик слеты узды. Безнең тәрбияләнүчеләр дә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне, хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чарада катнаштылар. Слет өч этапта узды:
1 этап-интеллектуаль тур
2 этап-хәрби-спорт полосасы
3 этап-музыкаль үткел
Төп этаплар арасында командалар"Камаз" автомобиле моделен ясау", "агачтан брелок ясау"," мишки BEARBRICK"," Шәрык көрәшләре "кебек мастер - классларда булдылар. Балаларны "Аква - грим" осталары белән танышу, шулай ук "Лазертаг"та уйнау мөмкинлеге бик сөендерде. Тамашачыларның күңелен гаять зур буйлы мишка - панда кызыксындырды. Хәрби - патриотик уен нәтиҗәләрне игълан итү һәм тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.
Барлык этапларны сынатмыйча үтеп, безнең "Патриоты России" командасы мактаулы 2 урынны яулады !!! Бу онытылмаслык чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, күп яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте. Әлеге чара тәрбияләнүчеләр тормышында үзенчәлекле вакыйга булып, тынычлык, бердәмлек һәм дуслык бәйрәменә әверелде.
Республика көне - Татарстанда ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган бәйрәм. Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Советлар Союзы таркалганнан соң республика Россия Федерациясе субъекты буларак яшәвен дәвам итте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Татарстан-минем Ватаным» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
28 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы министр урынбасары Мөбәрәкшин Гадел Рафик улы катнашында Лесхоз интернат-йорты коллективы белән җыелыш булды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Зөя утрау-шәһәрчеге» нә экскурсиягә бардылар. Музейда, чиркәүдә һәм башка истәлекле урыннарда булдылар. Тәрбияләнүчеләргә бик ошады, барысы да канәгать калдылар.