ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2025 ел
сишәмбе

3 март көнне Саба район китапханәсенә Кызыл Мишә​ интернат-мәктәбе укучылары килде. Укучылар реконструкциядән соң яңа китапханәдә беренче тапкыр ​ булдылар. Балаларны китапханә белән​ Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы таныштырды. Ул балаларга китапханәнең барлыкка килү тарихы һәм бүгенге көнгә кадәр аның әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук укучылар район балалар китапханәсендә булдылар, анда алар китаплар һәм журналлар белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеена, безнең чакыруыбызны кабул итеп, якташыбыз, Бөек Ватан сугышында Дан орденының тулы кавалеры булган Килдебәк авылы егете Корбангали Тимергалиевның оныклары, туганнары кайтты.  Алай гына да түгел, безнең музей фондына күп кенә кыйммәтле экспонатлар алып кайттылар һәм бүләк иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1
март, 2025 ел
шимбә

Бу еллар эчендә мәктәп ике меңгә якын тәрбияләнүче һәм 50дән артык югары профессиональ педагог өчен чын йортка әверелде. Биредә музыка, рәсем, бию һәм сәнгатьнең башка төрләренә мәхәббәт тәрбиялиләр, бу исә мәктәпне балаларның мәдәни үсешенең мөһим үзәге итә.

Бәйрәм кунаклары өчен фойеда фотозона, күргәзмә ясалды. Тамаша залы тулы иде, бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар, педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары, мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар, ата-аналар катнашты.

Тантана программасында мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар һәм укытучыларның иҗади номерлары, хөрмәтле кунакларның котлаулары тәкъдим ителде, алар җыелганнарны җылы сәламләделәр, педагогларга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Бу еллар эчендә төрле дәрәҗәдәге казанышларга һәм җиңүләргә бай зур иҗат юлы узылган. Мәктәп балалар һәм район халкы өчен яшәвен һәм эшләвен дәвам итә, укучылар һәм мөгаллимнәрнең уңышлары һәм җиңүләре белән сөендерә.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген, 2025 елның 25февраль көнендә, "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" укучылар “Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы"нда  булдылар. Экскурсия нәфис керамика, зәркән эше, агачтан эшләнмәләр, костюм буенча рәссам, тегүче, чигүче, күн мозаикасы, рәсем һәм рәсем сәнгате дизайны, декоратив - гамәли сәнгать белән танышудан башланды. Укучыларны һәр һөнәр белән аерым таныштырдылар һәм күрсәттеләр. Музейда студентларның диплом эшләре куелган иде. Балалар һәм укытучылар җылы кабул итүдән канәгать калдылар,  күпләр киләчәктә укырга керү белән кызыксындылар. Мөмкинлек биргәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Февраль ае хәрби-патриотик ай, Батырлык ае буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу үткәрелде.

Ветераннарыбыз өчен Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә белән танышу, музей буйлап сәяхәт үткәрелде. Бөек Ватан, Әфганстан сугашларына багышланган экспозицияләргә аерым тукталып, видеоязмалар каралды, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Очрашу түгәрәк өстәл артында сугыш хәтирәләрен, ветераннарыбызның музейга тапшырырлык шәхси атрибутларын  барлау белән дәвам итте. Әфганчылар Советы рәисе Илшат Зиннур улы Ахметшин үзенең сугыш юлын үткән шәхси әйберләрен музеебызга тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

21 февраль-Туган тел көне-аның әһәмиятен искә төшерү өчен яхшы сәбәп.22 февраль көнне Иске Икшермә авыл китапханәчесе " Тургай "приютында булды.Китапханәче туган телнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте, миллионлаган тереклек төреннән – вак бактерияләрдән алып фил һәм кит кебек гигантларга кадәр – бары тик кешенең генә сүз сәләте булуын искәртте. Исемебез кебек үк, без дә балачакта ата-аналарыбыздан туган телгә ия булабыз. Тел ярдәмендә кешеләр үз фикерләрен, теләкләрен, тойгыларын җиткерә. Дөньядагы барлык кешеләр телләр ярдәмендә эшли. Чара ахырында балалар туган тел көненә стена газетасы чыгардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

  Ша­ки­ров Әзһәр Шәфикъ улы 1940 ел­ның 22 фев­ра­лен­дә Татарстанның Аз­на­кай ра­йо­ны Бу­ра­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­ла­гач, Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Та­ныл­ган, киң диапазонлы, көч­ле дра­ма­тик ар­тист. Ул уй­на­ган төр­ле ха­рак­тер­да­гы төп ге­рой­лар ба­ры­сы да ди­яр­лек фи­кер ия­ләре. Олы Кибәче авыл китапханәсендә артистның 85 еллыгы уңаеннан күргәзмә куелды. Китап укучылар көн дәвамында күргәзмә белән таныша алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

21
февраль, 2025 ел
җомга

Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү генә аз, балаларга әлеге дәүләт бәйрәменең тирән мәгънәсен һәм әһәмиятен җиткерергә кирәк. Әлеге чарада укучылар әлеге датаның тарихы белән таныштылар. Мондый чаралар хәрби кешеләргә, фронттагы сугышчыларга хөрмәт, Ватанга мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә.

23 нче февраль - балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен яхшы бәйрәмнәрнең берсе.

Бу чын ир-атлар - кыю һәм батыр, җитез, ышанычлы, шулай ук булучак Ватанны саклаучы егетләр бәйрәме.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20 февраль көнне Саба район китапханәсендә, "Гаилә белән китапханәдә" проекты кысаларында, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныфында укучы кызларның әтиләренә багышлап “Әтием - минем ышанычым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.  Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы укучыларга укуларында уңышлар теләде, әтиләрне бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен юллады. Китапханәчеләр әзерләгән кызыклы уен-биремнәрдә: “Бу минем кызым”, “Сүтеп-җый”, “Кем җитез”, “Баш хисапчы” һ.б. әтиләр актив булып катнаштылар.  Ә кызлар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әтиләренә бүләк иттеләр. Сыйныф җитәкчесе Әнисә Габдулхай кызы әтиләрне тәбрикләп котлады. Чара ахырында укучылар әтиләренә истәлек бүләк тапшырып, җыр белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узган «Кышкы кошлар» мастер - классында гадәти булмаган формада көн үткәрергә мөмкин иде. Чарада катнашучыларның,  кышкы кошлар образы белән рухланып, үз картиналарын булдыру мөмкинлеге булды. Дәрес,  кошлар турында мәгълүмат һәм аларны классификацияләүдән башланды. Балалар музей экспозицияләре буйлап йөрделәр, истәлекле фотолар ясадылар һәм иҗат өстәле артында ял иттеләр. Мастер - класста һәр катнашучыга пластилин белән иллюстрацияләү өчен рәсемнәр сайларга тәкъдим иттеләр - бу кышлаучы теләсә нинди кошлар сурәте булырга мөмкин иде. Мастер - класс пластилин белән рәсем ясауда беренче адымнарны ясаучылар өчен дә, тәҗрибәле һәвәскәрләр өчен дә көченнән килгәнчә булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International