ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

28  май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм "Без тарихта эзлебез..." иҗади-эзләнү конференциясе үтте.

Әлеге чарада Әбрар ага Кәримуллинны, безнең Саба якларын хөрмәт итеп мөхтәрәм  кунакларыбыз -  Рабит Батулла,  Марсель Галиев,  Фоат Галимуллин,  Газинур Морат,  Рамил Мирзаһитов,  Ирек Һадиев, Дания Нәгыйм, Айсылу Мансурова,  Гөләйрәм Зимагорова,  Илмира Гыймаева, Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиевалар да килде.  Алар китап укучылар белән очраштылар, иҗади - эзләнү эшләренә бәя бирделәр, Әбрар Кәримуллин турындагы матур истәлекләре белән уртаклаштылар.  Кунаклар иң элек Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче китапханә, аның эшчәнлеге, Тукай паркы белән таныштылар. Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары буенча әзерләнгән әдәби чара күренекле якташыбызның ятимлектә үткән сабый вакытын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын, туган ягына булган хисләрен  аңларга ярдәм итте,  

Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Конференциядә катнашучылар ике юнәлештә чыгыш ясадылар. “Батырлар бит үлми, мәңге яши, Иле, теле, халкы барында” юнәлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган ир-ат якташларыбыз батырлыгы турында сөйләнде. Балык бистәсе,  Арча, Балтач, Зәй районнарыннан катнашучылар да бар иде.

Икенче юнәлеш "Милләтемнең югалмас хәзинәсе”. Китапханәләр тарихы, халык күңелендә тирән эз калдырган китапханәчеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылды.  Әлеге юнәлештә 11 эш каралды.

Чыгышларга нәтиҗә ясап,  җюри җиңүчеләргә  диплом, акчалата бүләк тапшырды. "Тарихың зур, барыр юлың ерак, галиҗәнап Татар китабы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды. Язучылар, китапханәчеләр бергәләп китапны укучыларга җиткерү юллары турында фикер алыштылар.

Нинди генә дәрәҗәләргә, биеклекләргә ирешсә дә, Әбрар Кәримуллин һәрвакыт Сабаныкы булып калды, туган җирен яратып, сагынып яшәде. Ул васыяте буенча туган авылы Чәбия -Чүрчидә җирләнде. Кунаклар Әбрар Кәримуллинның каберенә чәчәкләр салдылар, аның исемен мәңгеләштерү буенча Сабада зур эш алып барылуын билгеләп үттеләр, районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Килгән кунаклар танылган якташыбызның туган авылы Чәби Чүрчи авылында Сабантуена бирнә җыю йоласында катнаштылар. Авыл халкы белән бергәләп, җигүле атларга утырып,  бирнә җыйдылар, Әбрар Кәримуллин турындагы иң җылы истәлекләрне кадерләп саклаучы авылдашлары белән аралаштылар.

Конференцияне оештыруда уздыруда зур ярдәм күрсәткән барлык мәдәният хезмәткәрләренә - Рафаель Шамсутдинов, Альберт Гузялов, Алмаз Газизов,  Айсылу Зарипова, Рәнис Мухаметзянов , Алмаз Батырханов, Илнур Муллахметов, Эльвира Галиева, Гүзәл Газизова, Рамил Шигабиев, Гөлназ Гаффарова, Локманов, Олы Нырты мәдәният йорты, Олы Арташ, Язлы Арташ, Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләренә һәм барлык китапханәчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

28
май, 2025 ел
чәршәмбе

Традиция буенча 27 майда Россиядә белем саклаучыларның һөнәри бәйрәме — Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу дата китапханәләрнең мәдәният, мәгариф һәм тарихи мирасны саклау үзәкләре буларак әһәмиятен искә төшерә. Китапханә-уникаль учреждение. Ул балаларны үстерергә, күңелләрне дәваларга, профессионализмны күтәрергә, интеллектны үстерергә, дөньяга карашны киңәйтергә, рухи яктан баерга ярдәм итә. Китапханә яшь буенча да, социаль яктан да чикләүләрне белми, аңа барысы да ихтыяҗлы – уйлый башлаган баладан алып тирән картка кадәр, ул барысына да аңлаешлы – академиктан алып укучыга кадәр. Бу көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә «Дуслык» клубының хатын-кызлар өчен «Тормыш китап белән янәшә» дигән кичә үткәрелде. Чара барышында китапханәчеләр Гатиятова Надия Ринат кызын һәм Дмитриева Елена Александр кызын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Бик күп матур сүзләр әйтелде. Чара бәйрәм өстәле артында китапханәчеләр турында шаяртулар, фактлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27
май, 2025 ел
сишәмбе

Танылган татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның туган көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрне ул җирләнгән зиратка алып бару оештырылды. Якташыбызның кабер ташы янында академикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Аннан соң, галимнең балачакта уйнап үскән туган йорты янында да әңгәмә корылды. Язучының иҗатына килгәндә, Ә. Кәримуллинның фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлеге 700гә якын. Ул үз эшчәнлегендә академик тикшеренүләр кысалары белән генә чикләнми. Ул республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бик актив катнашты. Аның республика газета-журналлары битләрендәге эчтәлекле мәкаләләре, радиода, ТВда, студентлар, галимнәр, хезмәт ияләре алдында татар язуы графикасы проблемалары, Татар китабы язмышы, татар теле, Мәдәни мирас мәсьәләләре турында чыгышлары бихисап. Аның публицистик мирасы бүген дә актуальлеген югалтмаган.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда мобилизацияләнгән якташларыбызның  балалары  өчен «Минем иҗатым» дип аталган мастер-класс узды. Чара башында музей хезмәткәрләре иҗат процессында кирәк булачак материаллар һәм кирәкле инструментлар турында сөйләделәр. Һәр катнашучы әзерлисе эйбернең тематикасын үзе сайлады. Моның белән без балаларга чикләүләрсез фантазияләргә мөмкинлек бирдек. Һәм һәр бала үз хыялын тормышка ашыра алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 20 маенда Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда композитор Ринат Гобәйдуллинга багышланган "Сердәш" татар сәнгате конкурсының гала - концерты булды. Бу концертка матур номер белән сайлап алу этабын узгач "Милләтем-татар минем" номеры белән “Тамчы”  вокал - хореография ансамбле чакырылган иде.

Нәтиҗәләр: "ТАМЧЫ" вокал-хореографик ансамбле - ГРАН-ПРИ! (Харрасова Л. А. Свищева Л. А.)

Харрасова Лилия Альберт кызы (вокал - соло) - 1 дәрәҗә Лауреат (концертмейстер Харрасов М .Р.).

Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын конкурс елының уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2025 ел
якшәмбе

18.05.2025 Йошкар-Ола шәһәрендә ел саен узучы "Браво, Артист!" Халыкара сәнгать конкурсы узды. "Хореография" номинациясендә барлыгы 109 коллектив катнашты. Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек"  хореография коллективы (жит. А. З. Мөбәрәкҗанова) "Халык-сәхнә биюе" номинациясендә "Сабантуй бүләге" номеры өчен 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

«Эх, кунелле кер юу» номеры өчен "Асылташ"  хореография коллективы шулай ук 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17 май - русофиллар халыкара хәрәкәте вице-президенты, Төньяк-Көнбатыш Африканың танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Сөләйман Анта Ндьяем (Сенегал) район китапханәсендә булды.
Кунакларга китапханә буенча экскурсия үткәрелде һәм китапханә эшчәнлеге белән таныштылар

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2025 ел
җомга

 

Халыкара гаилә көненә, 16 май көнне Шәмәрдән балалар китапханәсендә психолог белән очрашу оештырылды. Очрашуга нейропсихолог, педагог, логопед, дефектолог, психолог, балалар психологы, укытучы, Нейропедагог Галимова Нуршат Гиндулла кызы чакырылган иде. Ул сәләтле балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләде, "ALIF" балалар академиясенә, "ата-аналар академиясе" проектына, ALPHA SCHOOL шәхси мәктәбенә, "хатын-кызлык мәктәбе" проектына һәм "BRILLION FOUNDATION"белем бирү проектларының хәйрия фондына нигез салучы булып тора. Чарада «Хыял»клубы әгъзалары катнашты. Очрашуның темасы «баланы үстерү һәм тәрбияләү»иде. Әниләр психологка сораулар бирделәр, гаиләдә балалар тәрбияләү турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм беразга балачакка чумдылар. Шулай ук тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Өч сәгатьлек очрашу уңай шартларда узды, барлык катнашучыларда да күңелле тәэсирләр калдырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сабаның 4 нче  номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, шигырь, мәкальләр укыдылар. Үз чиратында балалар киләчәктә гаиләләрен нинди итеп күрергә теләүләре турында кыскача теләкләрен җиткерделәр. Чара “Гаилә - бәхет ачкычы” открыткасы ясау белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

15 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара гаилә көненә багышланган «Без - гаилә, без — бергә» дигән ял сәгате үткәрделәр.

Ял сәгатен «Гаилә - һәрберебез өчен иң мөһиме» дигән әңгәмәдән башладык. Гаилә ул - без яраткан, кайгырткан, үрнәк алучы, бәхет һәм яхшылык теләүче туганнарыбыз һәм якыннарыбыз. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту, хөрмәт һәм җаваплылыкка өйрәнәбез. Нәкъ менә гаиләдә без гореф-гадәтләр, җәмгыятьтә яшәү нормалары белән танышабыз. Әңгәмәдән соң саф һавада спорт уеннары оештырылды, анда балалар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну һәм дәрт белән катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International