Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар берләшмәсе” халык-ара балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган фестиваль-конкурсында катнаштылар.
Әтнә авыл клубы Саба районы буенча "Сабам минем - гүзәл ягым"исеме астында экскурсия оештырды. Вәлиева Тамчыгөл Сатыш-Мингәр маршруты буенча экскурсия үткәрде һәм катнашучыларга әлеге торак пунктларның истәлекле урыннары турында сөйләде. Сатыш авылы мәдрәсәсендә һәм Синәр авылында Ш.Биктимиров музеенда мәдәният хезмәткәрләре экспонатлар белән таныштырдылар. Ә "Сабантуй" мәдәни-күңел ачу комплексында кызыклы программа көтте. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
24 октябрь көнне Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшәүче өлкәннәрнең эш көннәрен төрлеләндерү максатыннан Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районына экскурсия оештырдылар. Вәлиева Тамчыгөл Мингәр-Саба маршруты буенча экскурсия үткәрде һәм әбиләргә әлеге торак пунктларның истәлекле урыннары турында сөйләде. Экскурсия төркеме Шәүкәт Биктимеров музеенда һәм Миңгәр авылында Сөембикә манарасында булды, Сабада яр буе буйлап йөрде, "Сабантуй" комплексында булдылар, анда ат абзарына кереп, уенчык автоматларыннан аттылар. Гомумән, әбиләр экскурсиядән дә, экскурсоводтан да бик канәгать калдылар һәм киләчәктә районның тагын башка кызыклы урыннарында булырга теләк белдерделәр.
23 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре өчен «Уен технологиясе -балалар эшчәнлегендә алдынгы технология» һәм «Татар этник төркемнәренең традицион бию сәнгате" дигән темалар буенча мастер-класслар үткәрелде.
20 октябрь көнне, Керәнле авыл клубында "Икмәк-тормыш нигезе" исемле икмәк бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм уеннары һәм конкурслар концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Кичәне алып баручы ипинең килеп чыгу тарихы , ипи җитештерүнең авыр хезмәт икәне турында сөйләде.
Аннары бәйрәмдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр , икмәк турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, ипи белән бәйле профессияләрне санадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
21 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 сыйныф укучыларын музыкантларга багышлау бәйрәме үткәрелде.
Кече Шыңар мәдәният йортында, өлкән сыйныф укучылары өчен "Көзге бал"кичәсе үткәрелде. Бәйрәм пантомима, мәкальләр һәм әйтемнәр, ябык күз белән уңыш җыю конкурслары программасын үз эченә алган иде. Катнашучылар жюри әгъзаларын үз куллары белән ясалган кул эшләре күргәзмәсе белән таң калдырдылар. Балалар, юмор һәм артистлык белән аерылып торган сәхнәләштерелгән тамаша куеп, үзләренең зур иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм сизелмичә,үзеннән соң бары тик шатлыклы хис-кичерешләр һәм хатирәләр генә калдырып үтеп китте.
19 октябрь көнне, Лесхоз мәдәният йортында, "Күңелемнең нечкә кыллары"дип исемләнгән шигырь һәм җыр бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә Сабабаш авылыннан "Зөбәрҗәт" һәм Лесхоз бистәсеннән "Тургай" фольклор төркемнәре катнашты. Бу очрашуда без иҗади тәҗрибә,идеяләр белән уртаклаштык,шулай ук,төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләдек,халык җырларын җырладык, баянга такмаклар башкардык. Очрашу бик күңелле узды.
17 октябрь көнне, Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Могҗизалы көз»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Һәр катнашучы кабатланмас төсләр белән көзнең матурлыгын чагылдырды.Конкурс барышында балалар көзгә, аның юмартлыгы һәм матурлыгына кагылышлы халык сынамышлары белән таныштылар. Ахырдан барлык эшләр бәяләнде һәм җиңүче дип Хәйруллина Зәринә табылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы белән иҗади очрашуда чыгыш ясадылар.