8 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә укытучы һәм концертмейстер, халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты Чулпан Фаил кызы Маликованың сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә әзерләнгән концерты булып узды.
7 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Куян кызы"әкияте сәхнәләштерелде. Балалар зур энтузиазм һәм осталык белән үзләренә бирелгән рольләрне башкардылар. Әлеге чара балаларның сәләтен ачуга ярдәм итте.
5 ноябрь көнне Олы Арбай авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Халыклар дуслыгында - Ил бердәмлеге" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды . Матур җырлар , кызыклы мәзәкләр , халык биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Тамашачылар концертта катнашучыларны көчле алкышлар белән каршы алды.
5 ноябрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре гимназия һәм сәләтле мәктәп укучылары өчен фәнни-танып белү квесты оештырдылар һәм үткәрделәр . Квест барышында балалар хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычлары белән таныштылар, ребуслар чиштеләр һәм күп кенә логик бурычларны хәл иттеләр.
4 ноябрь, 10: 00 сәгатьтә Саба муниципаль районы мәдәният йортында балалар һәм мультфильм яратучылар өчен чираттагы "лев Король" мультипликацион сеансы узды. Сеансны 123 кеше караган.
3 ноябрь көнне, Шекше мәдәният йортында, Саба районының иң зур һәм алдынгы хуҗалыкларыннан саналучы "Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре концерты узды. Татарстанда эшче һөнәрләр елына, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Без тарихта эзлебез" дигән концерт видео һәм фото презентацияләр белән үрелеп барды, программа да бик бай эчтәлекле иде. Сәхнәдә җырлар яңгырады, биюләр, театральләштерелгән күренешләр куелды, шулай ук вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә чыгыш ясады. Концертны хуҗалык җитәкчесе А.З. Зарипов үзе алып барды, аның артыннан сәхнәгә белгечләр, механизаторлар, сыер савучылар һәм башка хезмәткәрләр чыкты . Концерт тәмамлангач, рәхмәт сүзе белән, Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф. Заһидуллин чыгыш ясады. Концертны "Игенче" хуҗалыгы коллективы белән берлектә Шекше мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.
3 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Сатыш мәдәният йортында "Дуслык ,татулык-җанга рәхәт"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм китапханә һәм Бигәнәй мәдәният йорты белән берлектә оештырылды. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Россиянең Халыклар бердәмлеге көне елдан-ел популярлаша бара. Бу көнне күпмилләтле илебезнең бөтен территорияләрендә бәйрәм концертлары, халык күңел ачулары уза. Бәйрәм күңелле уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды.
«Саба балалар сәнгать мәктәбенең» рәсем бүлеге укытучылары «Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019» конкурсында финалга үттеләр.
Шәмәрдән мәдәният йортында,физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, "Серле дөнья" ял клубына йөрүче нәниләр тарафыннан "Әкияттә-кунакта"әкияте сәхнәләштерелде. Мәдәни оештыручы А.М. Вәлиева балаларны курчак театры тормышы белән таныштырды. Курчак һәм бармак театры-физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтү, бу балаларда фикерләү һәм сөйләм үсеше, кул чукларының вак моторикасын үстерү өчен менә дигән материал. Чара барышында балалар курчак дөньясының әкияти сәяхәтенә чумдылар. Мәдәни оештыручы балаларга әкият геройлары ролендә булырга тәкъдим итте. Бу чара балаларда шатлыклы кәеф тудырды.
1 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында мәдәният бүлегенең "Хорлар көрәше"дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булып узды.