6 апрельдән башлап “ Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” укыту дистанцион формада үтә.
Facebook: https://www.facebook.com/nashtatarstan/
Instagram: https://www.instagram.com/tatarstan_o...
Twitter: https://twitter.com/NashTatarstan
Одноклассники: https://ok.ru/nashtatarstan
Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее үзенең фондлары белән Дәүләт каталогының махсус бүлегендә танышырга тәкъдим итә https://goskatalog.ru/portal/#/collections?museumIds=692 .
Хөрмәтле район халкы! Саба муниципаль районы мәдәният йорты сезне өйдә калырга чакыра! Безнең яраткан тамашачылар! Тинчурин театры сезнең игътибарга архив спектакльләренең видеоязмасын тәкъдим итә! Бүгенге көннән спектакльләрне театрның рәсми ютуб-каналында карарга мөмкин https://www.youtube.com/channel/UCOrFi6WZQ6sliSK53FHKY5Q/?app=desktop
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары вакытны күңелле һәм файдалы уздыралар.
25 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты зданиясендә эчке һәм тышкы күренешен яңарту, үзгәртү, материаль базаны ныгыту буенча капиталь ремонт башланып китте. Бүгенге көндә түбәне алыштыру, тамаша залында демонтаж, отмостканы яңарту эшләре бара.
Игътибар! ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, мәдәният бүлеге һәм Саба туган якны өйрәнү музее "Сабамның үткәне һәм бүгенгесе" дигән бәйге игълан иткән иде! Конкурста катнашу өчен 1500 артык фотосүрәтләр шәхси акаунтларга куелды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие - Йолдызлык - 2019” зона ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп кайттылар.
Россиядә- 2019 ел театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, ел буена Район мәдәният йортында һәм 21 авылда районыбыз халкына 7 төрле спектакль тәкъдим ителде. Мәсәлән , Район мәдәният йортында эшләп килүче «Балкыш» театр коллективы Наил Гаетбаев пьессасы буенча сәхнәләштерелгән «Авылга кызлар килде» спектаклен, Явлаштау авыл мәдәният йорты Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре” спектаклен, Кече Шыңар авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур”халык театры коллективы Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” спектаклен, Лесхоз авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Амәнәт”халык театры коллективы Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” спектаклен, Бигәнәй авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел”халык театры коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Башым куям тезләреңә” спектаклен, Юлбат авыл мәдәният йорты Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектаклен, Мишәбаш авыл мәдәният йорты Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакльлен тәкъдим иттеләр. Спектакльләрне барлыгы 2747 тамашачы карады.
Көн саен балкыган язгы кояшның юмарт нурлары һәм чиста зәңгәр күк йөзе безнең кәефне күтәрә. Көннән-көн яз үз көченә керә бара. Ә аның белән бергә якты яз бәйрәме «Нәүрүз» килә. Халык телендә: “Нәүрүз бәйрәме никадәр күңеллерәк булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмартрак булыр”, дигән ышаныч яшәп килә. Шуңа күрә бу көнне халык рәхәтләнеп күңел ачкан, яз килүенә куанган, сый-нигъмәтләр әзерләп, кунакка йөргән. Бу бәйрәм Кызыл Мишә авылында яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 22 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз котлы булсын! дигән театральләштерелгән тамаша үткәрелде. Бәйрәмнең төп персонажлары Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай булды. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларны да Тимершык авыл җирлегенең матди ярдәм акчасына әзерләнгән кайнар «Карга боткасы», коймак, тәм-томнар һәм хуш исле чәй көтә иде. “Нәүрүз” бәйрәме катнашучыларда күтәренке кәеф һәм бәйрәм атмосферасы тудырды.