ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Патриотик тәрбия бирү максатыннан һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында 4.09.2025 конне "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нен хореография бүлеге укучылары (укытучылары А.З.Мөбәрәкҗанова), хәтернең, тынычлыкның мөһимлеген һәм кеше тормышының кыйммәтен искә төшереп, Саба туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадылар. Экскурсия вакытында балалар музейдагы иң кыйммәтле экспонатлар белән таныштылар. Бу-Саба районы тарихын һәм мәдәниятен ачучы материаллар.  Алар арасында — мамонт сөякләре, солдат хатлары коллекциясе, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бүләкләү кәгазьләре күчермәләре, археологик табылдыклар, акча билгеләре коллекцияләре, Г.Тукай һәм аның замандашларының скульптур сурәтләре (авторы — К. Җамитов), өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры — снайпер Абдулла Мотыйгуллинның шәхси әйберләре, Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиевнең шәхси әйберләре һ.б. 5D кинозалында балалар районыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә "очыш ясадылар". Шулай ук музей залларында заманча компьютер һәм мультимедиа технологияләре дә балаларда зур кызыксыну уятты.

Музейга бару укучыларда җирле тарихны һәм мәдәни мирасны тирәнтен аңлау өчен ярдәм итәчәк.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда активистларыбыз өчен «Безгә бу турыда хәтерләмәскә ярамый! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу чара 1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Музей хезмәткәрләре үсеп килүче буынны тарих һәм әдәбият аша Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кызыксынуны арттырырга өндиләр. Чарада халкыбызның зур сынауларга дучар булуы турында тарихи фактлар тәкъдим ителде. Тарихи мәгълүматларда Бөек Ватан сугышы үзенең масштаблары, җимерелүләре һәм корбаннары буенча иң коточкыч фаҗига булуы куренә.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2025 елның 3 сентябрендә "Саба балалар сэнгать мәктәбе"нен хореография бүлеге укучылары өчен хореография Кабинетында куркынычсызлык техникасы буенча Инструктаж үткәрелде. Укытучы Мөбарәкҗанова А.З. кием һәм аяк киеме таләпләрен, залда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен (станокларда асылынып тормаска, көзгеләр белән сак эш итәргә), аппаратураны мөстәкыйль рәвештә кабызуны тыюны игълан итте. Укытучы күрсәтмәләрен үтәүнең мөһимлеге, үзеңне начар хис итү турында хәбәр итәргә кирәклеге, шулай ук ашыгыч хәлләрдә, мәсәлән, чит исләр барлыкка килгәндә яки төтен чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында билгеләп үтелде. Инструктаж узгач, укучылар журналга кул куйдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен, 3 сентябрьдә, Россия террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бу 2004 елның сентябрендә Бесланда бөтен илне һәм бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗигале вакыйгалар истәлегенә билгеләнгән матәм датасы. Ул хәзерге кешелекнең иң бөек бәла — казаларының берсе-халыкара террорчылыкка каршы көрәшнең мөһимлеген ассызыклый. Россия өчен бу көн кайгы көне булды, ә дата Россия Федерациясе Президенты Указы белән террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне дип игълан ителде.

Бүген, 2025 елның 3 сентябрендә, «Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен» укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылары өчен “Без террорга каршы!” темасына дәрес - әңгәмә үткәрделәр.

Чараның төп максаты - уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру.

Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләнде. Әңгәмә барышында терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе, аның чагылышларына массакүләм кеше корбаннары китерүе һәм авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерүе турында барды. Бергәләп, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Конкрет мисалларда берничә хәлне ачыкладык.

Дәрес беткәч, сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раефовна, балалар белән бергә, террорчылык актлары янаганда үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен эшләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

“Күрше” проекты кысаларында үтүче чаралар безнең Сабабызда да бик матур яңгыраш алды, райондашларыбыз, күршеләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде.  Әлеге чараның өченчесен 30 август - Татарстан Республикасы көне, шулай ук безнең Саба районы оешканга 95 ел тулуга да багышларга теләдек. Чөнки Татарстанда бик күп районнар бер-берсенә күрше булып яшәсә, районыбыз халкы исә шулай ук бердәм, дус, телебез һәм милләтебез сакчылары буларак матур яшиләр. Гаилә, милли традицияләрне саклау һәм килер буыннарга тапшыруга зур өлеш кертәләр. Шулай ук әлеге чара анда районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов үзе катнашу белән дә истәлекле.

Кунакларны район мәдәният йортлары каршында эшләүче ансамбльләр, курайчылар, гармунчылар каршы алды. Чараны проект җитәкчесе – Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева башлап җибәреп, ул барысын да әлеге проектның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Саба районы тарихы, аның кәсепләре турында мәгълүмат бирде. Параллель рәвештә мастер-класслар да барды, анда балалар Саба урман хуҗалыгы, Саба сувениры тарихы белән таныша, үз куллары белән әлеге савыт-сабаларны буяп, әзер сувенирларны исә истәлеккә алып та китә алдылар.  

Киләсе тукталыш - «Йөзек салыш», «Биш почмак» кебек татар халкыбызның милли уеннары, район мәдәният йорты хореографы катнашында татар халык биюе буенча мастер-класс. Әлеге тукталышның максаты-татар сөйләмен тыңлап кабул итәргә һәм аңларга, аңлаешлы тематика, үзләштерелгән сүзләр чикләрендә татарча сөйләшергә өйрәтү. Балаларның кабул итү, игътибарны, хәтерне үстерү; милли уеннарның төрләре белән таныштырып, телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту.

Әлеге барлык чаралар исә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район клублар системасы хезмәткәрләре, районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иң кызыклы һәм тәмле тукталыш - саф һавада милли ризыкларыбыз белән чәй эчү. Биредә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм бәйрәм кунаклары да милли ризыклардан авыз итә алды. Самовар чәе һәм мичтә пешкән коймаклар - бәйрәмнең матур бизәге һәм җылы, рәхәт урыны иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
август, 2025 ел
якшәмбе

Татарстан-илнең иң бай төбәкләренең берсе. Халык Татарстанның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурлана. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәркем турында кайгырту, туган җирне ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү – болар барысы да күпмилләтле республикада тынычлыкны саклап калуга ярдәм итә. 30 август көнне Бигәнәй мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар белән «Чәчәк ат, Татарстаным»дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче Татарстан Республикасы тарихы, башкалабыз Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Китапларның тематик җыелмасына күзәтү үткәрелде. Аннары укучылар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30
август, 2025 ел
шимбә

Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Ул-бүген дә гади халык арасында" дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада Туфан Миңнуллинның иҗатына күзәтү үткәрелде. Аның "Әлдермештән-Әлмәндәр", "Килен белән Кайнана", "Нигез ташлары, "Без бит авыл малае", "Авыл эте Акбай" әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. "Мәдәни җомга" газетасының Туфан Миңнуллинга багышланган санына күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

29
август, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы көне - милләтләре, диннәре һәм мәдәниятләре нинди булуга карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме ул. 29 августа Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәре Сатыш авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Республикам белән горурланам» дип аталган туган якны өйрәнү сәгатен үткәрде. Чара барышында музей хезмәткәре балаларга Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре - Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле булуы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәре турында сөйләде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы көне хөрмәтенә, 2025 елның 29 августында Байлар Сабасының үзәк мәйданында, “Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы кунаклар очен мастер-класс уздырдылар.

Мастер-класста катнашучылар әзер вариантны сайладылар һәм буядылар. Укытучылар җитәкчелегендә дөрес пропорциядә катнаштылар, кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен пумала белән дөрес хәрәкәтләр ясадылар. Һәр мастер-класста катнашучы үз куллары белән кабатланмас брошка ясады!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Китапханәдә яңа китаплар - ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Без һәрвакыт китап укучыларның теләкләренә колак салабыз. 2025 елның 27 августында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен «Смотрите, что мы читаем» дигән яңа китап көне үткәрде. Китапханәчеләр «Казан утлары» китапханәсенең яңа китаплары белән таныштырды һәм аларга күзәтү ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International