Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Акчарлак" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан "Әлифба - барлык башлангычларның башы" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Язма- кешелек мәдәниятенең иң мөһим өлешләренең берсе. Ә тиздән укучылар булачак балалар барлык хәрефләрне беләләр, хәтта укырга да өйрәнгәннәр. Чара башында катнашучылар табышмаклар чиштеләр, аларда яшеренгән хәрефләрне ачыкладылар. Аннан соң кызлар һәм малайлар татар хәрефләрен алфавиттан эзләп таптылар, сузык һәм тартык авазларны аердылар. Шулай ук балаларга дидактик карточкалар арасыннан үз исеменең беренче хәрефен табарга һәм шул ук хәрефкә башланган сүзләрне искә төшерергә тәкъдим ителде. Балалар куелган бурычларны бик яхшы үтәделәр. Аннан соң катнашучылар уен ярдәмендә үзләре дә хәрефкә әверелделәр һәм сүзләр төзеделәр. Чара ахырында балалар бүләкләргә ия булдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Шома бас» Халыкара бию конкурсы призерлары.
«Торсак та без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә»
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Бишенче элемент» Халыкара конкурсы призерлары.
«Яшьлек» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык-2021» фестивалендә 3 урын яулады!
4 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче һәм балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахмәтов Гаян абыйның хәлен белергә өенә бардылар. Мәдәният хезмәткәрләре ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Ә мәдәният хезмәткәрләре балалар белән концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Гаян абый очрашуга бик шат булды, бигрәк тә балаларның чыгышы аның күңеленә хуш килде. Ул кунаклар белән бик шатланып фотога төште һәм аны хәтерләгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Сатыш музей-мәдрәсәдә экускурсиядә булдылар.
4 май көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуны, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре И. Зәйниевның «Кәҗә, сарык һәм башкалар»пьесасы буенча спектакль әзерләделәр. Чара Шекше мәдәният йортында узды.