3 октябрь көнне Мичәнбаш авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган «Җырларым-бүләк булсын!» дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Концертта үзешчәннәр, шулай ук Олыяз мәдәният йорты мөдире Закирова Р.К., «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Алексей Яковлев чыгыш ясадылар. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, аларны кунаклар бик теләп тыңладылар һәм җырладылар. Бәйрәмнең дәвамы-чәй эчү иде, аның барышында өлкәннәребез бик күңелле аралаштылар, үзләренең яшь елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Юлбат авылында концертта чыгыш ясадылар.
"Асылташ" бию коллективы “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә чыгыш ясады.
30 сентябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре өлкәннәр белән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Җырлыйк әле"дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы.Конкурс төрле этаплардан торды:җырны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү, хикәя буенча җырны тану,бирелгән 1 юлы буенча җырларны дәвам итү,караоке һәм Ватан турында җырлар җырлау, җыр турында мәкальләр әйтү.Чарада катнашучылар күңелле итеп таныш көйләр буенча яраткан җырларын җырладылар. Тамашачылар-балалар аларны көчле алкышлар белән хупладылар.Елмаюлар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф катнашучыларны ташламады, ә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.Чара "Туган тел"җыры белән тәмамланды.
26 сентябрь көнне Мичәнбаш авыл клубында «Дөнья һәркемгә кирәк!» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрелде. Чара башында балалар бу көннең тарихы, дөньяны яхшы якка үзгәрткән кешеләр турында белделәр. Уен барышында биш этап уздылар, аларның һәркайсында биремнәр тәкъдим ителде. Алып баручы балаларга ак күгәрченнәр чыгару традициясе турында сөйләде, күгәрченнәрнең ни өчен тынычлык символы булуын аңлатты. Безнең чараның нәтиҗәсе-дөнья турында стена гәҗите ясау иде.
24 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Китаплар – безнең дусларыбыз "дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрделәр. Сәяхәт балаларны яңа китаплар белән таныштыру рәвешендә барды . Китап ярдәмендә балалар дөнья буйлап сәяхәт кылдылар, күп кенә әсәрләрнең акыллы, күңелле һәм батыр геройлары белән очраштылар. Балалар әкият һәм шигырьләрне кычкырып укыдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Шаян ТВ” каналында мастер-класста!
22 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре яшь хуҗабикәләр өчен : "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр.
Кабак - күпкырлы җимеш, җаның ни тели шуны әзерләп була, вареньедан алып бәлешкә мантыйга кадәр. Үзенчәлекле тәме һәм матур декоратив сыйфатыннан тыш, кабак тагын диетик ризык буларак та игътибарга лаек яшелчә санала.Кабак ризыклары һәрвакыт тәмле һәм үзенчәлекле, ким дигәндә бер тапкыр ашап карарга кирәк
Кабак белән нәрсә пешерергә? Чара башында хуҗабикәләр кабактан төрле ризыклар пешерү, аның файдалы үзенчәлекләре турында уртаклаштылар. Китапханәче кабакның файдалы үзенчәлекләре һәм кулинария турындагы китапларда булган яңа рецептлар тәкдим итте.
Юлбат мәдәният йорты мөдире кабактан торт ясау өчен мастер-класс күрсәтте, һәм чарада катнашучылар белән бергә җыеп бизәделәр. Чара тәмле чәй табыны артында кабактан татлы торт һәм җылы дустанә атмосферада сый-нигъмәтләр белән тәмамланды.