18 ноябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йортында «Барлык чирләрдән файдалы" дигән киңәш сәгате үткәрелде. Чара башында сәнгать җитәкчесе катнашучыларны дару үләннәре турындагы әдәбият-җыентыклар, шулай ук дару үләннәре белән таныштырды, дару үләннәре дөньясына кыскача экскурсия үткәрде һәм танып-белү өчен тематик фильм күрсәтте. Катнашучылар, үз чиратында, дару үләннәре белән дәвалау буенча үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яраткан чәйләре турында сөйләделәр. Аннан соң катнашучыларга төпле киңәшләр бирелде, алар сәламәтлек белән бәйле барлык сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмә барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге бирде. Чара ахырында викторина үткәрелде.
Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 1 «А» сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Сила толерантности» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Программа балаларны «толерантлык, толерант мөнәсәбәт» төшенчәсе белән таныштыруга, башка кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара «Страна Толерантности» буенча тылсымлы поездда сәяхәт рәвешендә узды. Балалар толерант дип атарга мөмкин булган рус халык әкиятләре геройларын искә төшерделәр, «Дөньяның төрле халыкларының сәламләүе» уенында катнаштылар, шулай ук игелек һәм әдәплелек турында табышмаклар чиштеләр. Балалар «толерантлык» сүзенең дөньяның төрле телләрендә билгеләнүен белделәр, бүгенге кеше тормышында әлеге төшенчәнең мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Чара ахырында балалар чәчәк ясадылар, аның һәр таҗына толерант кеше ия булырга тиеш сыйфатларны яздылар. Чара күңелле дустанә шартларда узды.
«Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән темага концерт-викторина.
Тимершык мәдәният йортында, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап, күп кенә китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән "Теле барның - иле бар" дип исемләнгән иҗади очрашу булып узды. Очрашуга «Ак калфак» һәм « Мизгел» клубы әгъзалары җыелды. Чараны алып баручы китапханәче кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунаклар игътибарына Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсен тәкъдим итте. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Автор үзенең "Элвин Грей Иң шулай" һәм "Рәйсәнә" исемле яңа китаплары белән таныштырды. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә апа очрашуга буш кул белән килмәгән, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте.
6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чарада катнашучылар безнең республикада Конституция кабул итү тарихын белделәр һәм мәдәният, сәнгать турындагы сорауларга актив җавап бирделәр. Уен вакытында патриотик җырлар , туган як , дуслык турында җырлар яңгырады, биюләр булды. « Башваткыч» уены тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырды. Соңыннан барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.
10 ноябрь Татар Икшермәсе авыл клубында "Шәүкәт Биктимеров- театрның йөзек кашы" дигән темага әңгәмә оештырылды.Башта чарада катнашучылар Шәүкәт Биктемировның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә кордылар.Аның спектакельләрдә бикхисап күп рольләрдә уйнаганын искә төшерделәр. Әңгәмә ахрында "Әлдермештән әлмәндәр" спектакелен өзек сәхнәләштерелде.
7 ноябрь көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Мичән авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәсе тарафыннан М.Шамхаловның «Кайнана» спектакль куелды. Тамашачылар артистларны бик зурлап алкышладылар һәм аларга рәхмәт белдерделәр.