26 май көнне Саба район китапханәсендә “Сөембикә” клубы өчен якташыбыз филология фәннәре докторы, татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 98 ел тулу уңаеннан, “Китап галиме Ә.Кәримуллинга – 98” –әдәби сәгать үткәрелде. Чара ахырында яңа килгән газета-журналларга күзәтү ясалды.
2023 елның 24 маенда Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре районның «Солдатка хат» акциясенә кушылды. Акциядә «Үсеш» Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Балалар хәзер махсус операциядә катнашучыларның барысына да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында мәктәп укучылары солдатларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, хәзерге вакытта алгы сызыкта, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда булганнарга ярдәм сүзләрен әйттеләр. Мәктәп укучылары аларга хәзер бик кирәк булган гади һәм бик җылы һәм эчкерсез сүзләр яздылар.
Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан, ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Олы Нырта авыл китапханәсе мөдире балалар өчен « Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине»дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар борынгы заманнар тарихы дөньясына чумдылар һәм борынгы болгарлар мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук китапханәче дөнья диннәренең берсе – ислам тарихы, мөселман традицияләре һәм Татарстанда дөнья мәдәнияте һәйкәлләренең яңадан торгызылуы турында сөйләде. Ул Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте буенча китапларга игътибар итте, алар казулар, рухи хәтер үзәкләре, шәһәрләр, сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре, төзелеш һәм архитектура, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге төрле казанышлар белән таныштыра. Икенче өлештә "Әдәби алан" проекты буенча эшне дәвам итәләр, табышмакларга , милли бәйрәмнәргә һәм йолаларга күзәтү үткәрәләр, җавапларны үз дәфтәрләренә язалар.
Еллар үтә. Ә алар белән тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрә. Ләкин бер генә әйбер үзгәрешсез кала: үз Ватаныңны, туган җирне, туган якны ярату һәм хөрмәт итү, туган халкың хәтерендә яхшы эз калдыру теләге. Саба Туган якны өйрәнү музеенда «Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз» дип исемләнгән патриотик сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз кылган батырлыклар мисалында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милләт рухы, ата-бабаларыбызның тырышлыгы өчен горурлык хисе уяту. Чара барышында укучылар Саба районы Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат тупладылар, аларның батырлыклары һәм тормышлары турында белделәр. Шулай ук «Солдат хатлары» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар.
Китапханәдә әдипләр белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм, ә якташ әдипләр белән очрашу-икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис-кичерешләр, гадәттә, гомер буе истә кала. 17 май көнне, Саба район китапханәсендә "Якташларны белик" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чараның кунагы якташ шагыйрәбез Миннегөл апа Манихова иде. Очрашу барышында Миннегөл апа Манихова үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды һәм аларның кайберләренең язуга рухландырган тарихларын сөйләде. Шагыйрәнең “Әниемә булышам”, “Язмышыма рәхмәтлемен”, “Күңел түрендәге хәзинә” шигырьләр китапларына күзәтү ясалып, укучылар тарафыннан “Китап укы!”, “Әниемә булышам”, “Тукай телле халык без!”, “Укытучыма” һ.б. шигырьләре сәнгатьле итеп укылды. Чара ахырында шагыйрә: “Күзәтергә бар дөньяны, заманнан артта калма” - дип “Без-замана балалары” шигырен укыды.
Халыкара гаилә көне уңеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан “Гаилә” паркында “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән акция оештырдылар. Паркта ял итүче гаиләләргә халыкара гаилә көне турында мәгълүмәт бирелде, гаиләгә багышланган шигырьләр укылды һәм китап күргәсмәсе белән таныштырылды.
16нчы май көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 2 “Д” сыйныф укучылары өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып, укучылар җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.
Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы ел саен «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» Халыкара акциясен үткәрә. Әлеге Акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан 2010 елдан бирле Самара балалар китапханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Шәмәрдән балалар китапханәсенең бу халыкара акциядә катнашуы инде яхшы традициягә әверелде. "И память подвига нам книга оживляет" мәгълүмати-танып белү сәгатендә Шәмәрдәннең “Салават купере” балалар бакчасында тәрбияләнүче, “Сәйлән” клуб берләшмәсе әгъзалары булып торган балалар катнашты.
Балалар өчен сугыш турында К.Паустовскийның «Похождения жука-носорога», Л.Кассиль, М.Зощенконың «Храбрые дети» хикәяләре; Е.Благинина, С.Михалков шигырьләре укылды. Балалар сугыш тарихларын бик игътибар белән тыңладылар. Электрон презентация ярдәмендә балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. шулай ук балаларга Бөек Ватан сугышы ничек һәм кайчан башлануы, Совет Армиясенең Җиңүгә нинди авыр юл үтүе турында сөйләде. Чара эчтәлекле үтте һәм тематик мультфильм карау белән тәмамланды.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 2 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Роспись деревянной броши» исемле мастер-класс оештырды.
Башта балалар беренче брошкаларның тарихы белән, шулай ук акрил буяулар белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар. Мастер-класс күңелле формада узды. Аларның һәрберсе үз куллары белән кабатланмас брошкаларны буядылар.
Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп, буяу эшләрен яратып башкарды.
Балалар иҗат дөньясына чумдылар, алар үзләренә ошаган брошканың формасын сайлап, үзләренең эксклюзив бизәкләрен булдыра алдылар.
Татар шагыйре, әдәбият белгече, милләтнең поэтик традициясенә нигез салучы, татар теле үсешенә үз өлешен кертүче Габдулла Тукайның тууына быел 137 ел. Милләтебезнең горурлыгы булган бөек шагыйрьнең иҗаты, аның әсәрләре белән укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.