ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Әбинең сандыгы - борынгы һәм кыйммәтле әйберләр хәзинәсе.Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире  «Дуслык» мәктәп яны лагерендагы балалар өчен авыл китапханәсендә халкыбыз мирасына,аларның эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Әбиемнең күңелле сандыгы" дип исемләнгән танып белү сәгате һәм татар халкы орнаментларын кулланып мастер-класс оештырылды.Китапханәче балалар белән бергә борынгы әйберләр һәм аларны хәзер ничек һәм нәрсә алыштыруы хакында сөйләште. Чара ахырында китапханәче балаларга хәзер теләсә нәрсәне сатып алырга мөмкин,ә борынгы заманда юк, шуңа күрә  безнең әби- бабаларыбыз барысын да үз куллары белән ясаганнар, дип аңлатты. Чараның икенче өлешендә балалар татар орнаментлары рәвешендә брошлар һәм чәч кыстыргычлар ясадылар. Бу шөгыль балаларга бик ошады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, 13 июнь көнне​ Саба район китапханәсе, Эзмә урта мәктәбе каршында оешкан "Дуслык" ял лагерена йөрүче ​ укучылар өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”,​ “Татар халкының милли уеннары” һәм “Әбиемнең серле сандыгы” нан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара балалар уз куллары белән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10
июнь, 2023 ел
шимбә

Бүген Сабантуй мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, аларны халыкка кире кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. Районыбызда сакланып калган иң борынгы киемнәр, алкалар, чулпы, беләзекләр, калфаклар бүген мәйдан түрендә булды, аларның тарихлары язылып алынды, җыентык итеп чыгарылды, интернет челтәрендә яктыртылды. "Гаиләм ядкаре" номинациясенә килгән эшләр арасында  буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде.  Юлбат авылыннан килгән Илдар Сафинның киемнәре һәркемдә соклану уятты. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6 буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага  нәкъ 134 ел элек бүләк итә.  "Милли гаилә" номинациясендә  Олы Шыңар авылыннан  Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. "Милли коллектив" исеменә Кибәче, Югары Симет авылларыннан килгән коллективлар лаек булды. "Милли кием- милләтемә тугрылык ул" номинациясендә җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде.  Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Минниханов тәбрикләде,  бүләкләр тапшырды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бүген Саба район китапханәсе "Җәйге китапханә" проекты кысаларында район Сабантуе - 2023тә катнашты. Аланчыкта иҗади мастер - класслар, китап уку, китаплар һәм журналлар белән танышу оештырылды. Кечкенә кунаклар китаптан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактларны өйрәнделәр. Шулай ук аланда фотозона оештырылды һәм төрле аудио-әкиятләр тыңларга мөмкинчелек тудырылды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан, 6 июньдә Татарстан китапханәләрендә “Пушкин нон-стоп" республика акциясе старт алды. Шул уңайдан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясе каршында оешкан «Мирас» мәктәп яны лагеры укучылары өчен «Пушкин нон-стоп» республика акциясен үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормышы һәм язмышы турында сөйләп, «Мин Пушкинны укыйм» китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Һәр укучы шагыйрьнең  шигырләреннән, әкиятләреннән  өзекләрне сәнгатьле итеп  укыдылар. Чара ахырында укучыларга рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2023 ел
шимбә

Терроризм һәм экстремизм проблемасы глобаль һәм кискен проблемаларның берсенә әверелде. Җәмгыятьнең бурычы-бу куркыныч белән көрәштә уртак көчләрне берләштерү. Терроризмга ничек каршы торырга? Экстремаль ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга? Бу һәм башка күп нәрсәләр турында балалар күргәзмәгә килгәч белделәр. Терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк. Халыкларның, дәүләтләрнең, диннәрнең үзара хөрмәте терроризмның социаль базасы үсешен кисәтергә һәм җинаятьчеләрнең җәмгыятьтә ярдәмгә өметләрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк. 2 июньдә Олы Кибәче авыл китапханәсендә уздырылган чарада шул хакта сөйләшенде. Чара азагында балаларга резинкадан браслет ясау буенча мастер-класс та уздырылды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2023 ел
җомга

1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан дәүләт циркында бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тантаналы чара проектның 10 еллык юбилей елын ачуга багышланды. Җиңүчеләр һәм проектның активистлары​ өчен "Барысы да яхшы булачак!" - тамашасы тәкъдим ителде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Закиров Самир (Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты)
2 сыйныфлар арасында – Сабитова Алия (Эзмә урта мәктәбе)
3 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
4 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә​ (Килдебәк урта мәктәбе)
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» паркында безнең район балалары өчен иҗади мастер-класслар үткәрделәр. Балалар беләзекләр, татар орнаменты белән брошкалар һәм шарлардан төрле фигуралар ясарга өйрәнделәр. Шулай ук чарада журналлар тәкъдим ителде. Балалар әкият геройларын бик теләп буядылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә ошады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Ел саен май ахырында Бөтендөнья тәмәкегә каршы  көне билгеләп үтелә.Бу көн кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә «Тәмәке тарту модалы түгел — ирекле сулыйбыз»дигән урам акциясе үткәрделәр. Бүген 30 майда план буенча китапханәче һәм клуб мөдире авыл урамына чыгып, үтеп баручыларга тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар тәкъдим иттеләр. Буклетларда Зарарлы гадәттән баш тарту ысуллары, тәмәкенең зарарлы тәэсире, шулай ук ул китергән тискәре нәтиҗәләр турында мәгълүмат бар. Тәмәке тартучыларны бер көнгә булса да зарарлы гадәттән тыелырга чакыралар, һәм тәмәке урынына конфетлар тәкъдим итәләр. Ә тәмәке тартмаучыларга беркайчан да тәмәке тартмаска киңәш иттеләр.

Акциянең төп максаты катнашучыларга тәмәке тартуның зыяны, тәмәкенең кеше организмына зыянлы йогынтысы турында сөйләү, үсеп килүче буын арасында ЗОЖЛАРНЫ профилактикалау иде. Тәмәке тарту инде модада түгел

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27
май, 2023 ел
шимбә

31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә.26  май көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян салу»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты һәм бурычлары-яшүсмерләрдә үз сәламәтлегеңне саклап калу һәм ныгыту теләген тәрбияләү, яшьләрнең тәмәке тартуның зыяны турында белемнәрен киңәйтү . Китапханәче катнашучыларны тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм дөньяда тәмәке тарату юлларының тарихи белешмәләрен китереп, бу начар гадәтләрдән кешеләрнең күпме зыян күрүе һәм үлүе турында сөйләде. Катнашучылар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре турында белделәр, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүен расладылар

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International