ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

9 ноябрьдә бөтен дөньяда Иван Сергеевич Тургеневның тууына 205 ел тулуын билгеләп үттеләр. Бу дата хөрмәтенә 11 октябрьдә Олы Нырты авыл китапханәсе балалар өчен "И.C.Тургеневның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде һәм аның биографиясе турында җентеклекләр, тормыштан кызыклы фактлар белән таныштырды. Чара барышында укучылар белән "Бежин луг" әсәреннән өзекләр укылды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Конституциясе көне - республиканың барлык халкы өчен мөһим көн. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәмгә карата түгәрәк өстәл оештырылды. Чара барышында катнашучылар белән законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында әңгәмә корылды.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

6 ноябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында, клуб мөдире белән берлектә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап, «Туган илем  символикасы» исемле әңгәмә уздырдылар. Балалар аның территориясендә яшәүче халыкларның төп законы,  тарихы белән таныштылар. Балаларга законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы гимны башкарылды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен “Угадайка” интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда «мәкальләр”, “табышмаклар”, “тизәйткечләр” биремнәре тәкъдим ителде. Барлык биремнәр дә безнең китапханәдә булган китаплардан әзерләнде. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, бик актив булдылар. Чараның икенче өлешендә балалар үз куллары белән шопер сумкаларын бизәделәр, мөселман тәсбихлар җыйдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Мәдәни чараларга яшьләрнең йөрүен активлаштыру максатыннан Россия Президенты тарафыннан кабул ителгән «Пушкин картасы» программасы буенча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  актив эш алып бара, яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм республика күләмендә алдынгы урында бара.

9 ай нәтиҗәләренә күз салсак 1592 билет сатылып,  280750 сум акча эшләнде. Руспублика күләм рейтингта зур шәһәрләрне (Чаллы, Казан,Чистай, Алабуга) узып 3 урынга чыктык.

Әлеге зур җиңүдә һәрбер китапханәченең өлеше зур. Алга таба да шушы үрләрне югалтмыйча, тырышып эшләргә!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

4 ноябрьдә безнең илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу ерак вакыйгаларга бәйле дәүләт бәйрәме. Ил күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда «Халыклар бердәмлеге көне» темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштыру, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

1нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, Саба гимназиясенең 6 “Б”, “В” укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5  өлештән: “Туган телем-татар теле”, “Күп милләтле Татарстаным”, “Милли ашлар”,   “Бию көйләре” һәм “Туган ягым Татарстан” торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында шәм ясау мастер-классы үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада Саба гимназиясе укучылары катнашты. Алар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Алтын көз балаларга бу уку елында беренче каникулларны – көзге каникулларны бүләк итте. Саба район балалар китапханәсендә балалар өчен күңелле һәм танып белү чаралары башланды, аларның һәрберсе яшь укучыларны күңел ачуга гына түгел, ә аларга яңа, файдалы, нәрсәдер өйрәнергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән. Каникулның беренче көнендә китап укучыларыбызга “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”,  “Татар халкының милли уеннары” һәм “Серле сандык” тан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Ә чараның икенче өлешендә балалар алдан катыргыдан киселгән алъяпкыч, камзул  макетлары һәм төрле милли бизәкләр бирелеп, клей ярдәмендә милли бизәкләр ябыштырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Көзге каникул вакытында "Х. һәм А.Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  педагогик коллективы традицион рәвештә укучылар өчен иҗади сәләтне үстерү,  матурлыкны күрә белү, балаларда  туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә интеллектуаль чаралар үткәрә.  30.10. 2023 конне хореография сыйныфы укытучысы Мөбарәкҗанова А.З. һәм рәсем сәнгате укытучысы Газизова Г.Р. сәнгать мәктәбендә ике бүлектә параллель рәвештә укучы укучылар белән "Татар милли костюм һәм аның бизәге" темасына әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты - татар милли костюмы һәм бизәкләренең барлыкка килү тарихын өйрәтү, мәгънәсен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International