4 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән Яңа ел рәсемнәре конкурсы үткәрделәр. Яңа ел-Тылсым, елмаю һәм бәхет вакыты. Һәркем, яшенә карамастан, Яңа елда могҗиза көтә. Үзләренең рәсемнәрендә балалар бу бәйрәмнең иң төп сихерчесен-Кыш бабайны сурәтләгәннәр. Барлык рәсемнәр дә бик якты һәм төсле булып чыкты. Конкурс тәмамлангач, барлык катнашучылар да кечкенә бүләкләр белән бүләкләнделәр.
5 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д.Мөхәммәтҗанова белән берлектә Иләбәр авыл клубы балалар өчен «Приключения Новогоднего мешка» дигән спектаклен оештырдылар. Балалар өчен яңа ел спектакле-тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт. Тамашачылар төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары артыннан баралар, алар бүләкләр салынган урланган капчыкны эзләргә китәләр. Якты костюмнар һәм кызыклы персонажлар, яңа ел җырлары, биюләр кечкенә тамашачылар өчен якты мизгелләр булды. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумып, Яңа ел хатирәләрен булдыра алдылар.
4 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре саф һавада спорт программасы оештырдылар. Спорт ярышлары яшь буынның сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алып баруга кызыксынуын арттырырга, көндәшлек рухын ныгытырга һәм физик яктан үстерергә ярдәм итә. Балалар спорт уеннарында, эстафетада актив катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, командадагы иптәшләренә ярдәмгә килделәр. Бу спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Барлык балалар да зур канәгатьлек һәм күп уңай тәэсирләр алдылар.
Әкият-гаҗәеп ил, анда иң гаҗәеп могҗизалар һәм Үзгәрүләр була. Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм яманлык турында сөйли, дөньяны танырга ярдәм итә. 5 гыйнварда Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире балалар өчен "Яңа елда әкиятләр артында " дигән викторина оештырды. Балалар «Әкиятләрне беләсеңме?», «Табышмакларны чишегез», «Аермаларны тап» конкурсларында катнаштылар. Уен барышында балаларның әкият китаплары белән кызыксынулары ачыкланды һәм алар вакыт-вакыт бу китапларны яратып укыйлар. Барлык катнашучылар да бүләкләр алды.
5 гыйнвар көнне Саба район китапханәсендә 4 А, 4 Б (Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты) һәм 1 Г (Саба гимназиясе) сыйныф укучылары өчен «Вощинадан шәм» ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Укучыларга үз куллары белән шәмнәр ясарга тәкъдим ителде. Иң беренче эш итеп китапханәче балаларга шәмне ясау ысулын аңлатты. Беренче карашка, шәм ясау бик җиңел эш дип күренсә дә балаларга тырышырга туры килде. Укучылар үзләренең фантазияләрен кулланып төрле формада шәмнәр ясадылар һәм декор элементлары белән бизәделәр. Мастер-класстан соң балалар журналлар белән таныштылар һәм өйгә укырга китаплар алдылар.
Каникуллар дәвам итә. 3 нче гыйнвар көнне Саба район китапханәсендә шәм, тәсбих һәм беләзек ясау буенча мастер класс үткәрелде. Балалар эш нәтиҗәләреннән уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм шат күңел белән киттеләр.
Яңа ел бәйрәмнәре - ул һәрвакыт уңай эмоция, күңелле аралашу, дусларың белән төрле уеннар уйнау. Кышны күпләр ярата, чөнки бу елның иң матур вакыты. Кыш көне генә чана, чаңгыда шуу, кардан ныгытма төзү, Кар бабай ясау мөмкинлеге бар.
2024 елның 4 гыйнварында, Үзәк мәйданда Саба балалар сәнгать мәктәбе балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды. Барлыгы 55 бала катнашты. Программа бик бай иде. Башта балалар өлкәннәр белән бергә чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Аннары бәйрәм эстафета рәвешендә уздырылды: 4 команда үзара ярышты.
Китапханә белән кышкы каникуллар күңелле, белемле һәм гадәти түгел. Бүген Чабья Чурчын авыл клубында ( бирү пунктында) шатлык, күңел ачу һәм дусларча аралашу атмосферасы хөкем сөрде.Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире һәм Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән балалар өчен « яңа ел уенчыклары ясыйбыз« дигән мастер - класс оештырдылар .Чыршы уенчыкларын күркәләрдән үз кулларың белән ясарга була. Алар ясау җиңел, матур һәм чыдам. Урман чыршысын киендерү өчен, сатып алынган уенчыкларны кулланырга кирәк түгел. Матур чыршы уенчыгын хәтта гади күркәләрдәндә ясарга мөмкин. Торле агач күркәләре уникаль бизәкләр өчен бик яхшы материал. Чара башында балаларга күркәләр белән эшләү кагыйдәләре турында сөйләделәр, катнашучыларкүркәләрне мишура белән бизәделәр, ясалма кар яудырдылар. Үз куллары белән ясалган яңа ел уенчыкларын балалар үзләре белән алып, яңа ел чыршыларын бизәделәр. Мастер-класс танып белү һәм бик күңелле атмосферада узды.
Яңа ел сәгатьләре сугар вакыт җитә. Әкияти, якты табигать, ап-ак кар, чыршы исе, төрле төстәге уенчыклар һәм утлар ялтырап тора. Бу бәйрәм һәрвакыт күп тәэсирләр, бүләкләр китерә. Ә Яңа ел истә калырлык булсын өчен, бәйрәм кәефен булдырырга кирәк.
Бүген, 29 декабрьдә, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары 158 укучы катнашында “90 нчы еллар стилендә” Яңа ел чарасы оештырдылар. Укытучылар әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә булган һәркемгә үткәннәргә кайтып, әти – әниләре чорында узган Яңа ел тамашасын күзәтергә мөмкинлек тудырды. 90 нчы елларда уйнаган уеннарда катнашып, шул чор көйләренә биеп, укучылар үзләре дә күңел ачты.
26 декабрь балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары өчен Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Яңа ел бәйрәме" үткәрелде. Матур итеп бизәлгән зал, балаларның якты музыкаль чыгышлары яңа ел алдыннан могҗиза һәм шатлык көтү атмосферасын тудырды! Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән чыршы тирәли әйләнеп, уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтешеп, чыршы янында балалар шигырьләр укыдылар.